Бөгелмә авазы

Кечкенә мистер һәм миссларга “Киндерленд” балалар күңел ачу үзәге сертификатлары һәм Катнашучы дипломнары тапшырылды (+ФОТОЛАР)

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 17 бала катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - кечкенгә мисс яки мистер булырга лаеклы кызлар һәм малайлар. Шулай итеп, фотобәйгегә якшәмбе көнне йомгак ясалды. Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде: "Бөгелмә авазы" төркеме...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 17 бала катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - кечкенгә мисс яки мистер булырга лаеклы кызлар һәм малайлар. Шулай итеп, фотобәйгегә якшәмбе көнне йомгак ясалды.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде:

  1. "Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) белән дус булырга;
  2. Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дигән комментарий калдырырга.

Әйе, конкурска йомгак ясаганда без конкурсантларның шушы шартларны үтәү-үтәмәүләрен тикшереп чыктык һәм бераз гаҗәпкә дә калдык. Күп җанатарлар конкурс шартын үтәмәгән һәм безнең - "Бөгелмә авазы" төркемендә тормыйлар. Димәк, мондый кешеләр калдырган комментарийлар дөрес дип саналмый.

Шулай итеп, барлык шартларны үтәп, түбәндәгеләр җиңүче дип табылдылар:

1 нче урында - Милана Велавичайте, Лениногорск (66 тавыш)

2 нче урында - Кәрим Йосыпов, Бөгелмә (44 тавыш)

3 нче урында - Камилә Шәрәпова, Бөгелмә (12 тавыш)

Җиңүчеләргә 28 август көнне фотобәйгенең спонсоры - "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгендә (Карл Маркс урамы, 32 нче йорт, 3 нче кат) нинди урын яулавына карап, вакытны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен 1 500, 1 000 һәм 500 сумлык сертификатлар һәм "Бөгелмә авазы" газетасыннан Катнашучы дипломнары тапшырылды.

Беренче урын яулаган 4 яшьлек Милана Велавичайте Лениногорск шәһәреннән. Аларның гаиләсе безнең сайтта үтә торган фотобәйгеләрнең даими катнашучысы, алай гына да түгел, берничә тапкыр рәттән беренчелекне алучылар да. "Бердә тик тормыйбыз, туганнар, танышлар, дуслар, аларның барысының да таныш-белешләрен эшкә җигеп, гомуми көчләрне берләштерү яхшы нәтиҗәләр бирә", - дип уңыш серләре белән уртаклаша, Милананың әнисе Резеда Вәлиева.

Икенче урынга улым Кәрим Йосыпов чыкты. Кәримнең фотоконкурсның исеменә туры китереп, эшләпәләр киеп төшкән фотосы булганлыктан, катнашырга булдык. Дөресен әйткәндә, беренчеләр рәтенә чыгар өчен катнашмадык, болай гына, беренче фотоконкурсыбыз булып истә калсын әле дидек. Ләкин тавыш бирү башлангач, үзеннән-үзе әлеге процесс белән кызыксынып киттек. Әти-әнисеннән дә бигрәк абый-апалары, нәнәсе (әби) тырышты. "Кәрим өчен бөтен мәктәбебез белән тавыш бирдек", - ди Кәримнең Казанда яшәүче ике туган апасы Эльмира.

Өченче урын иясе - Камилә Шәрәпова. Аларның гаиләсе шулай ук сайтта үтүче фотобәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашмый. Җиңүчебез быел 6 нчы мәктәпнең 2 нче сыйныфына күчә. Камилә математика, рус теле, рәсем фәннәренә аеруча яратып йөри икән. Беренче сыйныф нәтиҗәләре буенча, мәктәпнең "Иң яхшы укучысы" исеменә лаек булган. Тырыш кына түгел, ә бик актив кыз бала да әле ул - "Миләшкәй" халык биюләре ансамбле солисты. Камиләгә яңадан-яңа уңышлар телибез. Шундый ук тырыш, уңган-булган булып калып, барлык максатларына ирешүчән кеше булып үсеп җитсен иде.

Катнашучылар, җиңүчеләр исеменнән конкурсантлар өчен тавыш бирүдә катнашучыларга һәм спонсорыбыз - "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бергә булыйк, бердәм булыйк!

Ләйсән ЙОСЫПОВА,

Ләйсән Бикбулатова фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: