Бөгелмә авазы

Кечкенә мисс һәм мистерларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм бүләкләр тапшыру өчен “Киндерленд” балалар күңел ачу үзәгендә көтәбез

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 17 бала катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - кечкенгә мисс яки мистер булырга лаеклы кызлар һәм малайлар. Шулай итеп, фотобәйгегә бүген йомгак ясалды. Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде: "Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy)...

"Бөгелмә авазы" газетасы сайты (www.bugulma-tat.ru), "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дип аталган бәйге оештырган иде. Фотобәйгедә 17 бала катнашты. Билгеле инде, аларның һәркайсысы - кечкенгә мисс яки мистер булырга лаеклы кызлар һәм малайлар. Шулай итеп, фотобәйгегә бүген йомгак ясалды.

Тавыш бирү өчен түбәндәге шартларны үтәү мәҗбүри иде:

"Бөгелмә авазы" төркеме (https://vk.com/bugulma_awazy) белән дус булырга;

Тавыш бирүче конкурсантның фотосы астында "Кечкенә Мисс һәм Мистер" дигән комментарий калдырырга.

Әйе, конкурска йомгак ясаганда без конкурсантларның шушы шартларны үтәү-үтәмәүләрен тикшереп чыктык һәм бераз гаҗәпкә дә калдык. Күп җанатарлар конкурс шартын үтәмәгән һәм безнең - "Бөгелмә авазы" ("Голос Бугульмы") төркемендә тормыйлар. Димәк, мондый кешеләр калдырган комментарийлар дөрес дип саналмый.

Шулай итеп, барлык шартларны үтәп калдырылган комментарийлар саны буенча:

1 нче урында - Милана Велавичайте, Лениногорск (66 тавыш)

https://vk.com/bugulma_awazy?z=photo-85223923_456239856%2Falbum-85223923_248332348

2 нче урында - Кәрим Йосыпов, Бөгелмә (44 тавыш)

https://vk.com/bugulma_awazy?z=photo-85223923_456239853%2Falbum-85223923_248332348

3 нче урында - Камилә Шәрәпова, Бөгелмә (12 тавыш)

https://vk.com/bugulma_awazy?z=photo-85223923_456239868%2Falbum-85223923_248332348

Кечкенә мисс һәм мистерларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм иртәгә, 28 август көнне, 16.30 сәгатьтә бүләкләрен тапшыру өчен "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгендә (Карл Маркс урамы, 32 нче йорт, 3 нче кат) көтеп калабыз.

Аларны фотобәйгенең спонсоры - "Киндерленд" балалар күңел ачу үзәгеннән вакытны күңелле һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен 1 500, 1 000 һәм 500 сумлык сертификатлар көтә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: