Бөгелмә авазы

Картлык бәхет була ала, әгәр күңелең көр булса

1982 елның 12 феврале - Бөгелмә тарихында мөһим дата. Бу көнне биредә ветераннар советы оеша һәм вакыт узу белән иң күп санлы, иң актив җәмәгать оешмасына әверелә. Шунысы игътибарга лаек, ул эшчәнлеген республикада һәм бөтен илдә ветераннар берләшмәләре оешканга кадәр берничә ел алдан башлап җибәрә. Бу, мөгаен, Татарстан нефть ятмаларын...

1982 елның 12 феврале - Бөгелмә тарихында мөһим дата. Бу көнне биредә ветераннар советы оеша һәм вакыт узу белән иң күп санлы, иң актив җәмәгать оешмасына әверелә. Шунысы игътибарга лаек, ул эшчәнлеген республикада һәм бөтен илдә ветераннар берләшмәләре оешканга кадәр берничә ел алдан башлап җибәрә. Бу, мөгаен, Татарстан нефть ятмаларын үзләштерүдә озак еллар эшләгән, шәһәр һәм район халкының социаль-икътисадый, мәдәни тормышын җанландырып, үсеш өчен күп көч салган, җәмәгать эшчәнлеге алып барган актив, инициативалы белгечләрнең лаеклы ялга чыккан елларына туры килү белән аңлатыладыр.

Бөгелмә - Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы иң борынгы шәһәр. Быел аның 236 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Заманында шәһәр нефть төбәгенең форпосты, һава капкалары, сәнәгать һәм мәдәният үзәге булып саналды. Моның өчен төпле нигез дә бар иде: нефть тармагына йөз тотып, зур-зур предприятиеләр, Татар нефте фәнни-тикшеренү һәм проектлау институты, көчле геофизика компаниясе эшли. Рус драма театры, туган якны өйрәнү һәм башка музейлар, югары уку йортлары факультетлары, техникумнар гөрли. Иҗтимагый инициативалар өчен мәйдан киң булганлыгын күрсәтә торган факт бу.

Оешуына дүрт ел дигәндә, составында шәһәр һәм авыллардагы йөзгә якын башлангыч оешма, 20 кешелек президиум булган берләшмә, бай эш тәҗрибәсе туплап, халык арасында абруй казанып өлгерә. Ветераннар берләшмәсенә хакимият тә, хезмәт коллективлары да теләктәшлек итә.

Эшнең тиешле дәрәҗәдә куелуында оешманың беренче рәисе Иван Григорьевич Кондратенконың роле зур. Сугыш ветераны, элеккеге хәрби зат алга куелган максатка ирешә белә, әлбәттә. Ул шәһәр Советы башкарма комитеты утырышларының берсендә дә катнашмый калмый, ветераннар өчен бик мөһим проблемаларны вакытында күтәрә, тиз арада хәл ителүенә ирешә торган кеше дип сөйлиләр аның белән бергә эшләгән ветераннар. Күп сугышчан орденнар кавалеры, шәһәребезнең Мактаулы гражданины 17 ел гомерен ветераннар хәрәкәтенә багышлый. Бөгелмәлеләр аны бүген дә зур хөрмәт белән искә алалар.

Оешмага беркадәр вакыт атказанган нефтьче, шулай ук шәһәребезнең Мактаулы гражданины Сергей Петрович Лебедич та җитәкчелек итеп ала. Ул яшәү урынын алмаштыру сәбәпле, 2000 елның мартында булган хисап конференциясендә сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр (район) оешмасы рәисе итеп Камил Хуҗа улы Солтанов сайлана. Яшүсмер елларыннан ук тылда хезмәт юлын башлап җибәргән Россиянең атказанган тимер юлчысы берләшмәгә 16 ел җитәкчелек итә. Бу ветераннар оешмасында традицияләр барлыкка килү, үсү, эшнең яңа формаларын үзләштерү еллары була.

Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы ветераннар берләшмәсе 55 башлангыч оешманы берләштерә. Болар: 26 - сәнәгать предприятиесе, 11 -бюджет, 18 авыл җирлеге оешмасы. Алар составында: 78 Бөек Ватан сугышы ветераны, тиңләштерелгән затларны да кушып исәпләсәк, сугыш ветераннарының гомуми саны - 1537 кеше. Шулай ук 7890 хезмәт ветераны, 6543 "сугыш баласы", локаль сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан 624 кеше бар.

Оешма үз эшен, алга куелган бурычлардан чыгып, берничә юнәлештә алып бара: оештыру-методик, гражданлык-патриотлык, күмәк мәдәни чаралар. Билгеле ки, көнкүрештәге һәм социаль проблемаларны хәл итүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Оештыру эшләре яхшы куелу - ярты уңыш, диләр. Максатны дөрес куеп, эшне планлы оештыручы, таянырлык активистлары булган көчле башлангыч оешмалар аз түгел. Күптән түгел булып узган смотр-конкурста электр насослары заводы (башлангыч оешма җитәкчесе В.П. Сидоров), "Таттехснаб" идарәсе (А.Г. Фәрхетдинов), ПЧ-24 тимер юл предприятиесе (В.Д. Бородин), мәгариф (Р.Н. Павлова) һәм мәдәният (М.В. Бузюн) ветераннар оешмалары иң яхшылар дип табылды. Л.С. Рамазанова, Ф.Г. Иматов, П.Н. Морозов, А.И. Шабаева җитәкчелегндәге оешмалар җиңеп чыкты. Әмма барлык башлангыч оешмалар да бүгенге социаль-икътисадый шартларда ярдәмгә мохтаҗлар. Әйтик, мәгълүматлылык, компьютерлаштыру җәһәтеннән. Совет президиумы якын киләчәктә барлык башлангыч оешмалар рәисләрен укытуны тәэмин итәчәк.

Шәһәр (район) ветераннар оешмасының иң мөһим эш юнәлешләреннән берсе булып, элек-электән яшьләргә гражданлык-патриотлык, рухи-әхлакый тәрбия бирү тора. Укучы һәм эшләүче яшьләр белән очрашуларны, "Беркем дә онытылмады", "Хәтер исән чакта" кебек һәм башка акцияләрне традицион чаралар дип атарга тулы нигез бар. Бөек Ватан сугышында Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә бу юнәлештә эш бигрәк тә активлаша, яшьләр аудиториясе Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөгелмәнең Мактаулы гражданнары Хәмит Газиз улы Шафиков, Тамара Петровна Тюрина һәм башкаларны бик шатланып көтеп ала.

Совет музейлар белән тыгыз элемтәдә торып эшли. Ветераннар экспозицияләр ясауда теләп катнашалар, музей өчен әһәмиятле әйберләрне тапшыралар. Музейларда укучылар белән уза торган очрашулар чын-чынлап тарих, туган төбәк язмышы дәресләренә әверелә.

"Россия патриотлары үстерәбез" дип аталган республика конкурсында бөгелмәлеләр хәрби-патриотик тәрбия эшен яхшы оештырган өчен махсус вымпелга лаек булдылар. 1 нче мәктәптә, 2 нче лицейда бу эшнең аеруча югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтми мөмкин түгел.

Патриотик эшне оештыру өчен Бөгелмәдә мөмкинлекләр зур. Шәһәр уртасында "Мәңгелек ут" мемориалы, анда сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәре уелган гранит плитәләр бар. Соңгы реконструкция вакытында тыл хезмәтчәннәренә, тол аналарга, сугыш елы балаларына багышланган барельеф куелды, хәрби техника да күз алдында. Сугыш чорында Бөгелмәдә эшләгән госпитальдә яралардан гомерләре өзелгән сугышчылар җирләнгән зиратта да мемориал торгызылган. Үлемсез батырлык кылган каһарман Газинур Гафиятуллин урамында аңа тагын бер һәйкәл куелды. Шушы ук урамда Бөгелмәдә оешкан укчы дивизия хөрмәтенә куелган стела, обелиск, мемориаль такталар бар. "Хәтер" сериясендә тагын бер китап дөнья күрде. Җирле авторлар "Они вернулись с победой" китабын бастырдылар. Ветераннарның менә шундый саллы үрнәк-мисаллар, матди иллюстрацияләр белән дәлилләнгән чыгышлары, әлбәттә, яшьләр күңеленә уелып кала.

Көнкүреш-торак проблемалары. Алар күп һәм аларга игътибар да, средстволар да шактый мул бүленә. Катлаулы 90 нчы елларда шәһәрдә 60 квартирлы Ветераннар йорты төзелә. Яңа бинада 48 кешегә исәпләнгән социаль-тернәкләндерү үзәге ачыла. Шул чорларда сугыш ветераннарын телефонлы итү проблемасы чишелә. Соңрак, 2000 елда 24 квартирлы йортта сугыш инвалидлары, ветераннары квартирлы була. Тагын 48 элекке фронтовикка торак хәлен яхшырту өчен субсидия бирелә. Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән елда барлыгы 249 ветеран һәм аларга тиңләштерелгәннәр торак шартларын яхшыртты.

Совет комиссиясе ветераннарның торак шартлары, медицина, сәүдә хезмәте күрсәтү, дарулар белән тәэмин итү, ялын оештыру мәсьәләсен әледән-әле карап тора. Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, картирларда җылыту системаларын ремонтлау, тәрәзәләр, ишекләр алыштыру, газ колонкалары урнаштыру, кыйммәтле дарулар алуда ярдәм күрсәтелә. Йөзгә якын ялгыз карт кешегә "хәвеф төймәсе"нә көйләнгән мобиль телефон бирелде. Даими төстә үткәрелеп тора торган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә, беренче чиратта, ветераннарга ярдәм күрсәтүне күздә тотып оештырыла. Сүз уңаеннан, ветераннарга ярдәм күрсәтүдә депутатлар да читтә калмый.

Аеруча актив һәм кызыксынучан пенсионерлар тагын бер ярдәм сорады - компьютер өйрәнергә теләк белдерде. Укулар оештырылды, барлыгы 648 пенсионер курсларны уңышлы тәмамлады инде.

Берләшмә Советы ветераннарның ялын оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирә. Очрашулар, иҗат белән шөгыльләнү, концерт-спектакльләргә, мәдәни чараларга йөрү, истәлекле урыннарга экскурсияләргә бару, спорт бәйрәмнәрендә катнашу - барысында да пенсионерлар бик теләп катнашалар. Болгар, Зөя шәһәчекләрендә, Спас авылында булып кайтулар хәтергә уелып калырлык кызыклы сәяхәт булганлыгы турында әйтәләр.

Бик энергияле, кызыксынучан, актив зат Галина Леонидовна Вәлиева җитәкләгән "Ветеран" клубында, төрле темаларга очрашулар оештырыла, чәй эчүләр, гәпләшеп утырулар, шигырь сөйләү, җырлау - кыскасы, аралашу бик җанлы уза. "Сугыш балалары" клубы да озак еллар эшли инде. Аны президиум әгъзасы Глирә Төхбәт кызы Вәлиева җитәкли. Клубка даими йөрүче ветераннар да: "Иң мөһиме - аралашу", - диләр.

Бөгелмә пенсионерлары арасында талантлы кешеләр бик күп. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы 11 кеше "Балкыш" фестивалендә лауреат булдылар, Дипломнар алып кайттылар.

Бөгелмә ветераннар оешмасына җитәкче булып сайлануым минем үзем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды. Гомер буе медицина өлкәсендә эшләдем. Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе чагымда сугыш һәм хезмәт ветераннары белән еш очрашырга туры килә иде, әмма аларның эш үзенчәлекләре белән якыннан таныш түгел идем. Һәм менә 2016 елның 23 сентябрендә Совет пленумы яңа Уставны раслады, оешманың исеме дә хәзер башкачарак яңгырый: "Бөгелмә муниципаль районы ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы" ул хәзер. Яңа атама эшне оештыру тәртибенә, Совет, президиум, комиссияләр эшенең методикасына да үзгәрешләр кертүне таләп итә.

Хөрмәтле ветераннар! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! Һәммәгезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм һәм хәерле озын гомер телим.

Иршат ИЗМАЙЛОВ,

Совет рәисе.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА тәрҗемәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: