Бөгелмә авазы

Карлы юллар һәм тәрбия турында

Бөгелмә шәһәрендә һәм район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары дәвам итә. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында башкарылган эшләрне анализлана, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә. 24 гыйнвар көнне шундый очрашу Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә булып узды. Анда мәктәп коллективы, шушы районда яшәүче халык һәм Бөгелмә муниципаль район башлыгы,...

Бөгелмә шәһәрендә һәм район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары дәвам итә. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында башкарылган эшләрне анализлана, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә. 24 гыйнвар көнне шундый очрашу Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә булып узды. Анда мәктәп коллективы, шушы районда яшәүче халык һәм Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров катнашты.

Әлеге җыен халыкның зур активлыгы белән үтте. Очрашу башында шәһәр мэры Линар Закиров бөгелмәлеләрне ел дәвамында эшләнгән эшләр белән таныштырды. Шәһәр узган ел шактый матур үзгәрешлр кичерде: дәүләт һәм район программалары ярдәмендә мәктәпләр, күпфатирлы йортлар, мәдәният биналары капиталь ремонтланды, үзәк мәйданда музыкаль фонтан барлыкка килде, сулык һәм парк яннары төзекләндерелде.

Еллык эшкә йомгак ясаганнан соң, шәһәр башлыгы бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды.

- Сорауларыгыз булса, миңа турыдан-туры юллый аласыз,- диде ул халыкка мөрәҗәгать итеп. Бөгелмәлеләрнең кыенсынуын күреп:

- Әйдәгез, үзем башлыйм. Юллар мәсьәләсенә тукталыйк, - диюе залны шау-гөр китерде. Линар Закиров бу өлкәдә булган проблемалар белән таныштырды, халыкның усал булуы һәм килеп туган сорауның асылына төшенмичә, ихтирамсызлык күрсәтеп, үз адресына юлланган хаксыз ләгънәт сүзләре турында да әйтеп узды. Бөгелмәлеләр аларны социаль челтәрләрдә бик күп язган булган.

- Минем дә гаиләм бар, мин дә сезнең кебек үк кеше, бер-беребезгә уңай мөгамәләдә булсак, яхшырак булыр иде, без бит тәрбияле кешеләр, - диде ул.

2017 елның башында килеп туган кар "коллапсы" шәһәрдә юлларны чистартуга техника җитмәү белән бәйле. Аннан соң, бу кышта явым-төшем дә бик күп. Статистикага караганда, соңгы 11 елда иң күп кар төшкән кыш икән быел.

Әлеге сөйләшү-аралашу халыкны да җанландырды. Бөгелмәлеләр юлларны чистарту проблемалары белән җәяүлеләр сукмакларына да тукталды.

- Соңгы елларда шәһәрдә бары юлларны гына ремонтлыйбыз, тротуарлар читтә торып калды. Бу проблеманы беләбез, 9 нчы мәктәп янындагы җәяүле сукмагын өлешләп төзекләндердек, озакламый тротуарлар проблемасы бар җирдә дә чишелеш табар дип уйлыйм. Без ел саен яз көне шәһәргә чыгып, "юл картасы" төзибез һәм планлаштырган урыннарда эш алып барабыз,- диде Линар Закиров.

Бөгелмәлеләр мондый очрашуларга шат һәм җыеннарга теләп йөри. Чөнки алар биредә үзләрен борчыган сорауларга җавап таба. Халык җыеннары һәр мәктәптә узачак.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: