Бөгелмә авазы

Карабашта яшәүче Зәйнәп әби Әбүзәровага – 101 яшь (+ФОТОЛАР)

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә гомер итүче 101 яшьлек Зәйнәп әби Әбүзәрова узган шимбә көнне туган көнен билгеләп үтте. Аны зурлап котларга Бөгелмә муниципал район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров һәм башкалар килгән иде. Җитәкчеләр ак әбигә Рәсәй Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын җиткерде,...

Бөгелмә районының Карабаш бистәсендә гомер итүче 101 яшьлек Зәйнәп әби Әбүзәрова узган шимбә көнне туган көнен билгеләп үтте. Аны зурлап котларга Бөгелмә муниципал район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров һәм башкалар килгән иде.

Җитәкчеләр ак әбигә Рәсәй Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов котлауларын җиткерде, бүләкләр тапшырды.

Бүгенге көндә Зәйнәп әбинең 5 оныгы, 6 оныкчасы, 6 оныкча баласы бар. Әнә никадәр куаныч. Барысы да әби дип аңа килә бит...

Моңа кадәр ул бер уразаны да калдырмаган, Коръән ашларына зурлап абыстай буларак чакырып торганнар үзен. Моңа кадәр дип әйтүем - әбинең сәламәтлегенә бәйле, кан басымы түбән икән. Биш вакыт намазын калдырмый яшәүче әбинең зирәк акылына шаккатмалык. Ул минем әбием Фәрхисорур Миңнебаева белән бергә Кызыл Чишмә авылында яшәп, тормыш көткән әби булып чыкты. Бергә фермада, кырда эшләгәннәр алар. Мин "Фәрхисорур оныгы", - дигәч: "И шулаймыни", - дип, үткәннәрен искә алды. Зәйнәп әби Әбүзәрова тумышы белән Лениногорск районының Зәй-Каратай авылыннан икән.


- И балам, мин күргәннәрне сөйләсәң... - дип сузды Зәйнәп әби, журналист икәнемне белгәч. - Төннәр буе исәпләп ятам. Барысы да бүгенгедәй күз алдына килеп баса: килен булып төшкән вакытлар да, ирем Хафазны сугышка озатулар да... Ирем шул китүеннән әйләнеп кайтмады, сугыш кырында ятып калды. Берүзем ике бала үстердем, - ди ул.

Озак яшәүнең серен сорагач: "Сабырлыкта! Ачынып, кайгырып йөрергә кирәкми, барысы да килә дә үтеп тә китә. Түземле булырга кирәк балам", - дип берничә тапкыр кабатлады ак әби.
Бүгенге көндә Зәйнәп апа кызы Зөлия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши, табыннары оҗмах нигъмәтләренә тулган.

Тормыштан канәгать булган, зарлануны белмәс әбиебез 101 яшендә дә аяк-куллары йөреп, авырткан җире булмаганына шөкер итеп яши.

Гасыр кичеп чыккан Зәйнәп Әбүзәровага без дә исәнлек-саулык теләп калабыз! Карабашның хөрмәткә лаек булган иң матур хатын-кызы Сез!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: