Бөгелмә авазы

Карабашлылар игелекле гамәлләр кылып, изге эшләр башкардылар (+ФОТОЛАР)

Яхшылык җыйган - аш җыйган, Яманлык кылган - таш җыйган. Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, авыр хәлендә булдыра алганча ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру - болар...

Яхшылык җыйган - аш җыйган,

Яманлык кылган - таш җыйган.

Яхшылык эшләү һәр кешенең кулыннан килә. Ул бик зур һәм кечкенә эшләрдә чагыла. Дустыңа, күршеңә, туганыңа һәм хәтта бөтенләй таныш булмаган кешеңә елмаеп карау, егылса кул бирү, авыр хәлендә булдыра алганча ярдәм итү, яхшы бүләкләр, яңалыклар белән шатландыру - болар барысы да яхшылык инде.

Без дә үзебезнең мәктәп укучыларына мәрхәмәтлелек, кешелеклелек төшенчәләрен аңлатырга тырышабыз, эш-гамәлләрендә кулланырга өндибез. Әле укуның беренче ае булуга карамастан, мәктәбебездә төрле чаралар, илкүләм акцияләрдә катнашу бик җанлы башланып китте.

Шундый чараларның берсе - Рәсәй күләмендә үткәрелгән "Тынычлык күгәрчене" акциясе. Бу чарада укучыларыбыз бик теләп катнашты. Бистәбездә матур итеп төзекләндерелгән Мәңгелек ут янында ак шарларга бәйләп, кәгазьдән ясалган ак күгәрченнәр очырдык.

Күгәрченнәргә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исем-фамилияләре язылган иде. Укучыларның ветераннарга булган хөрмәтләре тагын артты, аларның күңелендә "башка сугыш булмасын" дигән уй гына булды.

Сентябрьнең икенче яртысы "Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе белән дәвам итте. Бу да Рәсәй күләмендә уза торган чара. Бу акция Өлкәннәр көне уңаеннан уздырыла торган чараларга бәйләнде. Укучыларыбыз мәктәп тирәсендәге урамнарда яшәүче әби-бабайларга үзләре ясаган открыткалар, чәчәк бәйләмнәре белән йөреп чыкты. Өлкәннәрнең күңеле булып калган. Укучылар кайтып: "Алар хәтта еладылар", - дип сөйләүләре, хис-кичерешләре мәрхәмәтлелекнең ни дәрәҗәдә кешегә тәэсир итүен күрсәтә.

29 сентябрь көнне берничә укучы, оештыручы-укытучыбыз Ләйсән Хәлил кызы Тәхауова белән берлектә, "Ялкын" балалар йортында булып кайтты. Приюттагы балаларга әкият куеп, аларны уйнатып, призлар һәм киемнәр биреп, күңелләрен күрделәр. Шундый җитеш тормыш булганда да, яныбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бар икәнен укучыларыбыз үз күзләре белән күрде. Янәшәдәгеләргә ярдәмчел булырга, күбрәк игелек кылырга кирәклеге турында белеп тәрбияләнә ул.

Олыны олы ит, кечене кече ит, дигән борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Һәр көн игелекле гамәлләр кылырга, изге эшләр башкарырга, кешеләргә миһербанлы булырга, шәфкатьле булырга тырышыйк.

Гүзәлия ХУҖИНА,

Карабаш 1 нче мәктәбенең

тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: