Бөгелмә авазы

Күптән кирәк булган

Газета битләрендә хәбәр ителгәнчә, үткән шимбәдә шәһәребезнең Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның халык белән очрашуы узды. Торак-коммуналь хезмәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә эше 5 (!) сәгатькә якын барды, әмма сорау бирүчеләр саны кимемәде.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Халык белән очрашуда шулай ук БМР башкарма комитеты җитәкчесе Татьяна Никулина, Бөгелмә шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Вахит Гарәфетдинов, ТКХ департаменты директоры Виктор Пивсаев, "ЕРЦ" ҖЧҖ директоры Марат Хәлиуллин, оешма-предприятие җитәкчеләре, депутатлар катнашты. Очрашуны шәһәр мэры И.Касыймов шәһәр һәм райондагы вәзгыять белән таныштырудан башлап җибәрде. Күпфатирлы йортларга, быелдан мәктәпләргә капиталь ремонт эшләренең барышы һәм, әлбәттә, көн тәртибендә торган ТКХ мәсьәләләренә тукталды. "РФ Хөкүмәтенең 307 нче санлы карарын үтәргә әзер түгел әле без. Аның өчен, беренчедән, көчле хәс-тәрлек, аңлату эшләре алып барылмады, икенчедән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең барысы да намуслы түгел, өченчедән, гомуми исәпләү приборлары куелган йортларның әзер түгеллеге, ягъни аларның барысында да ремонт эшләре үткәрелмәде, шул сәбәпле энергия чыганакларының юкка сарыф ителүенә юл куела", - диде БМР башлыгы.

Аннан соң сүз ТКХ департаменты директоры В.Пивсаевка бирелде, әмма халык аңа чыгышын тәмамларга ирек бирмәде, сорауларын яудыра башлады (өстәге рәсемдә). Бирелгән сораулардан торак-коммуналь хуҗалыгы сферасында белгеч булмасаң да, әлеге өлкәдә хезмәт куючыларның халык белән үзара мөнәсәбәтләрен ачык күзалларга мөмкин иде. Ул шуннан гыйбарәт: гражданин үзенә килгән хисап кәгазендәге /мәсәлән, җылылык өчен булсын/ астрономик сумманы күреп, өнсез кала. Беренче соравы, әлбәттә, нәрсә өчен шуның кадәр түлисе?! Узган елның декабрь ае өчен китергән хисап кәгазьләрен алгач, күпләр шундый халәттә калган икән. Бераз һушларына килгәч, мондый зур сумманың кайдан килеп чыгуын ачыкларга теләп, тиешле оешмага мөрәҗәгать итәләр. Менә шуннан башлана инде хикмәтләр, дөресрәге, "тибәрүләр"! Предприятиегә киләсең - ЕРЦга җибәрәләр, анда барасың - предприятиегә, аннан тагын берәр җиргә. Шулай күп тапкырлар кабатлана, мөрәҗәгать итүче үзен сихерләнгән түгәрәк эчендә кебек хис итә һәм аннан берничек тә чыга алмый, тәмам гаҗиз була, тинтери. Ахыр чиктә хакимияткә мөрәҗәгать итә, әмма... Дөреслек эзләп йөрүләр моның белән генә чикләнми. Аңа яхшы очракта җавап - "отписка" бирәләр. Кайбер очракта судка мөрәҗәгать итәргә кушалар: "Әгәр хаклы икәнсең - дәлилләп күрсәт!" Дәлилләү очраклары бик сирәк. Ни өчен дигәндә, судка биргән оешмада махсус юридик бүлекләр эшли, андагы белгечләр әзерлекле һәм үзләренең "ипиләрен" юкка гына ашамауларын күрсәтү өчен барысын да эшлиләр. Гражданин күпчелек очракта оттыра. Очрашуда мондый мисаллар, ни кызганыч, берничә мәртәбә китерелде. Менә шундый куласа, халык әйткәндәй, бер әйләнә, бер баса килеп чыга инде.

Очрашу барышында, кызыл җеп булып, җаваплы затларның халыкка анык, төгәл, нигезле җавап бирә алмаулары да торды. Күпчелек җитәкче әфәнделәр дә үзләрен "Алланың кашка тәкәсе" итеп тоялар икән, мөрәҗәгать итүчеләр белән ипләп кенә сөйләшеп аңлашасы урынга, төрле сәбәпләр табып, әле видеоконференциягә, әле киңәшмәгә дип, хәтта халыкны кабул итү көннәрендә дә "качып" китүләре ачыкланды. Андыйларга шәһәр мэры тиешле чаралар күреләчәген вәгъдә итте.

Гомумән, бу көнне халыкның сабыры-түземе ахыр чиккә җиткәнлеге күренде. Азмы-күпме сорауларын биреп бушанды ул. Күтәрелгән сораулар уңай хәл ителер дигән ышаныч та юк түгел анысы, Россия табигый байлыклары буенча дөньяда беренче урында тора дип шапырынырга яратабыз бит...

Очрашу ахырында шәһәр мэры И.Касыймов: "Мондый очрашу күптән кирәк булган икән. Якын араларда тагын очрашып сөйләшербез", - дип, халыкны ышандырды. Чыннан да, мондый очрашулар бик кирәк!

Астагы рәсемдә: ТКХ мәсьәләләре яшьләрне дә битараф калдырмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: