Бөгелмә авазы

“Кабартылган” декабрь түләүләре

Һәрвакыттагыча быел да яңа 2012 елга зур өметләр баглап килеп кердек. Бер-беребезгә: "Кайгы-хәсрәтләр иске елда калсын, бәхет-шатлыкларга күмелеп яшәргә Ходай насыйп итсен!" - дип, изге теләкләр теләштек.

Әлфия МОСТАФИНА.
Айгөл Шәрәфиева фотосы.

Ә дөнья, яшәеш дигәннәре мәшәкатьсез буламы соң инде! Каникуллар тәмамлану белән почта тарт-маларыбызга коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә счет-фактуралар салынгач, шәһәр халкының төн йокылары качты. Кәгазьдәге бер ярым-ике тапкыр арттырып язылган саннар, чынлап та, кеше куркытырлык иде шул. Билгеле инде, югары инстанцияләргә, җирле газеталар редакцияләренә, аңлатуны сорап, шикаятьләр белдерү, телефоннан шылтыратулар башланды.

18 гыйнвар көнне нәкъ менә шушы проблема буенча ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәтләре министрлыгында видеоконференция режимында киңәшмә булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды: 2012 елның беренче яртысына торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар; күрсәтелгән торак-коммуналь хезмәтләргә яңадан исәпләү уздыру тәртибе; ТР муниципаль берәм-лекләрендә Бердәм исәп-хисап үзәкләре (ЕРЦ) оештыру һәм, РФ Хөкүмәтенең 731 нче карары нигезендә, торак милекчеләре ширкәтләре һәм идарәче компанияләр мәгълүматларын ачу.

Министр Ирек Фәйзуллин киңәшмә-дә катнашучыларга, торак-коммуналь хезмәтләргә һәм тарифларга контрольлек итү максатында, министрлыкта штаб төзелүен һәм бу көн кадагында торган җитди мәсьәләнең һәрдаим күз уңында тотылачагын җиткерде. "Бүгенге көндә декабрь ае өчен түләүләрнең нигезсез артуыннан зарланып, 70 шикаять алынды (шуның 3се - Бөгелмәдән), - диде ул. - Алар буенча тикшерү эшләре башланды".

Аннары министр турыдан-туры элемтәдә берничә районның башкарма комитетлары җитәкчеләреннән эшнең торышы турында сорашты. Әтнә җитәкчелеге, мәсәлән, бу өлкәдә эшнең уңай куелышын һәм түләүләрнең артмавын билгеләп узды. Ә менә Чистай муниципаль районы җитәкчелеге чыгышы мине шәхсән гаҗәпләндерде. "Декабрь аенда 7 градус салкыннар тору сәбәпле, энергия чыганаклары күп тотылды", - дип аңлатты ул кәгазьләрдәге саннарның артуын. Җәмәгать, әле без быел салкыннарны күрмәдек, ләбаса, нинди күп тотылу ди ул? 40 градуслы салкыннар башланса, безгә күпме "чәпәрләр" соң? Уйлагач ук чәчләр үрә тора...

Киңәшмә соңында үзебезнең җитәк-челәргә дә берничә сорау бирдек. "Кызыл Армия урамындагы 25 нче йортта узган елның сентябрендә җылылык исәпләү өчен гомуми исәп-хисап приборы куелган. Шушы йортта яшәүчеләр: "Нигә бездән соңгы айлар өчен түләүне күрсәткечләр буенча ала башладылар, без җәй көне дә түләдек бит", - дип сорыйлар". Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты җитәкчесе Виктор Пивсаев шунда ук бу мәсьәләгә ачыклык кертте. "Белгәнегезчә, җылылык сезоны һәр елны сентябрь аенда башлана. Шулай булгач, бу системада исәп-хисап та - нәкъ менә шушы айдан. Аларның җәй көнендәге түләүләре 2010-2011 елгы җылылык сезонына карый. Ә менә быелгы 2011-2012 елгы сезонда алар факт буенча гына түләячәкләр һәм, билгеле инде, җәй көне алардан җылылык өчен түләү алынмаячак", - диде ул. Бу җаваптан соң шуны гына әйтәсе килә, нигә дип халык арасында менә шушындый аңлату эшләре алдан ук алып барылмаган? Шикаятьләр саны да күпкә кимрәк булыр иде бит, югыйсә.

Сүз соңында. Бердәм исәп-хисап үзәгендә булган бер хәл мине бик тә гаҗәпләндерде. Бер яхшы танышыма кайнар су өчен түләүне 3 тапкыр диярлек арттырып язып китергәннәр. "5 куб метр язган идем, 10 итеп куйганнар, өстәвенә 3 куб метр ОДН язганнар, - ди ул. Бардым, дүрт сәгатькә якын чиратта торганнан соң гына тәрәзә янына килеп җитә алдым. Бик озак үземнең хәлне аңлатканнан соң пыяла артындагы хатын-кыз "3" санын сызып ташлады, "10"ны сызып, "9"га төзәтте, аннары тагын бер графа өстәде дә, 3060 сумны (башта түләү кәгазендә 3816 сум тора иде) түләгез дип, миңа сузды". Аннары берничә көн узгач, өченче счет-фактура салганнар аның почта тартмасына. Анда инде өченче сан тора - 3204 сум. Шушы "төзәтү"ләрдән соң да бу ханым үзе тоткан 5 куб метр кайнар су урынына 9 өчен түләргә тиеш булып чыга. Ә мине бер нәрсә кызыксындыра: счет-фактуралардагы һәр сан законлы һәм нигезле итеп тутырылса, ул саннарны "пыяла артында"гылар менә шулай ничек җиңел генә төзәтә ала соң? Бәлки, җаваплы җитәкчеләр бу сорауга җавап бирерләр? Көтәбез.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: