Бөгелмә авазы

Изге Рамазан аенда: Коръән укыйлар

Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә көн саен балаларга Коръән укырга һәм ятларга өйрәтү дәресләре уза. Аларны изге Рамазан аенда Бөгелмәгә килгән Коръән-хафиз укыта. Ата-аналар еш кына: "Балага изге Коръәнне кайчан өйрәтә башларга?" - дигән сорау бирәләр. Ислам күзлегеннән караганда, Коръән уку булсынмы, Исламның башка өлкәсенә тарту булсынмы, баланы тәгаен ничә яшьтән җәлеп...

Шәһәребезнең Үзәк мәчетендә көн саен балаларга Коръән укырга һәм ятларга өйрәтү дәресләре уза. Аларны изге Рамазан аенда Бөгелмәгә килгән Коръән-хафиз укыта.

Ата-аналар еш кына: "Балага изге Коръәнне кайчан өйрәтә башларга?" - дигән сорау бирәләр. Ислам күзлегеннән караганда, Коръән уку булсынмы, Исламның башка өлкәсенә тарту булсынмы, баланы тәгаен ничә яшьтән җәлеп итә башларга кирәклек турында төгәл күрсәтмә юк. Һәр баланың акыл, үсеш дәрәҗәсе төрлечә була - берәүләре яшьтәшләренә караганда тизрәк өлгерә, зиһенлерәк була, үзләштерү, яңалыкны кабул итү сәләте белән дә бер-берсеннән аерылып торалар.

- Шуңа күрә дә һәр очракта ата-ана үзе чамалап-белергә, баланы укытыргамы әлегә, әллә юкмы икәнлеген үзе хәл итәргә тиеш. Баланың таланты бар, хәтере яхшы икән, аңа кече яшьтән үк Коръәнне укырга өйрәтә башлау бик мәслихәт булыр. Ә ятлау нәкъ менә бала чакта үзләштерелсә, аеруча нәтиҗәле, - ди Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов.

Мөхтәсибәтнең матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: