Бөгелмә авазы

Иҗтиһатлы һәрбер көнегез

Иртәгә ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөгелмә муниципаль районының элеккеге башлыгы, республиканың атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре, Бөгелмә муниципаль районының Мактаулы гражданины Илдус Әсгать улы КАСЫЙМОВ үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Хөрмәтле Илдус Әсгатович! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез - юбилеегыз белән тәбрик итәбез. Тумышыгыз белән күрше өлкәдән булсагыз да, бар хезмәт юлыгыз Бөгелмә җирлеге белән бәйләнгән. Нинди генә вазифа башкарсагыз да, без, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләре, Сезне һәрвакыт үз эшегезнең остасы буларак бәялибез. "Бөгелмә электр челтәре" компаниясе директоры, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы булып эшләгән чорда
да Сез газетабызга хөрмәт саклап, килеп туган сорауларны чишүдә һәрдаим ярдәм итеп тордыгыз.
Инде бүген дә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты кебек гаять зур җаваплылык һәм тырышлык таләп итә торган югары вазифа кәнәфиендә дә, "Бөгелмә авазы" белән элемтәләрне өзмисез. Ихластан Сезгә рәхмәт сүзләре әйтәбез һәм киләчәктә дә үзара эшлекле хезмәттәшлек дәвам итәр дигән ышаныч белдерәбез.
Илдус Әсгатович, гомер юлыгыз кояш кебек якты һәм җылы булсын, һәр көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, җаваплы хезмәтегездә уңышлар һәм максатларыгызның тормышка ашуын теләп калабыз.
Изге теләкләр белән,
"Бөгелмә авазы" газетасы
редакциясе коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: