Бөгелмә авазы

Истә, һаман да истә...

Иртәгә 22 июнь, илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Бу көн - шул мәхшәрне үткәннәр, яу кырларында башын салган миллионлаган солдатларның балалары, оныклары өчен Хәтер һәм кайгы көне. Каһәр суккан сугыш әйтеп бетермәслек кайгы китерде, күпме кешенең язмышын сындырды, йөрәкләребездә төзәлмәс яралар калдырды...

Илебезне явыз дошманнан саклар өчен бөтен совет халкы күтәрелде. Совет солдатларының һәм офицерларның тиңдәшсез батырлыгына карамастан, дошманны беренче көннәрдә һәм айларда туктатып булмады. Әмма Германия генераль штабы тарафыннан әзерләнгән "яшен тизлегендәге җиңү" планы инде 1941 елда ук Мәскәү янында җимерелде. Брест крепосте, Ленинград, Сталинград, Курск дугасы, Тула, Смоленск һәм Мурманск янындагы һәм башка каты алышларны, совет солдатларының батырлыгын тарих онытмый...

Бу көнне без шулай ук фронтларда һәлак булганнарны, фашист лагерьларында иза чиккәннәрне, тылда ачтан үлгәннәрне, үзенең гомерен Ватан өчен биргәннәрне искә алабыз. Кадерле ветераннар һәм Бөек Ватан сугышын үткәреп, Җиңү яулаганнар алдында башыбызны иябез.

Үткәннәрне хәтерләми торып, якты киләчәк төзеп булмый. Тарихи хәтерне саклау, үткәннәргә объектив бәя бирү - бүгенге көннең бурычы. Армия өчен генә түгел, илебез, җәмгыятебез өчен дә бик кирәк бу. Без шуны онытмаска тиеш!

Руслан Җәләев
әзерләде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: