Бөгелмә авазы

Истә, һаман да истә

Бүген, исән булса, "Бөгелмә авазы"бызның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинга 68 яшь тулган булыр иде. Бөгелмәнең иҗтимагый-мәдәни дөньясында, татар матбугатында якты эз калдырган җәмәгать эшлеклесе, публицист, бөтен мөмкинлекләрен-талантын тулысынча ачып бетерергә дә өлгермичә, бик иртә арабыздан киткән шагыйрь һәм киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле кеше - без хезмәттәшләре дә, заманында милләт...

Бүген, исән булса, "Бөгелмә авазы"бызның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафинга 68 яшь тулган булыр иде.

Бөгелмәнең иҗтимагый-мәдәни дөньясында, татар матбугатында якты эз калдырган җәмәгать эшлеклесе, публицист, бөтен мөмкинлекләрен-талантын тулысынча ачып бетерергә дә өлгермичә, бик иртә арабыздан киткән шагыйрь һәм киң күңелле, ачык йөзле, кешелекле кеше - без хезмәттәшләре дә, заманында милләт язмышын кайгыртып, аның белән иңгә-иң торып эшләгән шәһәрдәшләр дә бүген үзен юксынып искә алабыз.

Татар матбугаты көне якынлашкан бу көннәрдә шагыйрьнең үз баласыдай яраткан газетасына багышлап язган шигырен барлау бик урынлы булыр. "Бөгелмә авазы" исеме белән янәшә Мәхтүм Мостафин исеме дә тәңгәл яңгырый бит. Яд итүебез Мәхтүм Мәхмүт улы рухына дога булып ирешсен иде.

("Бөгелмә авазы"

газетасына багышлана)

Әйтсәләр дә чал тарихта:

"Татар барда хәтәр бар!",

Бөгелмәдә гел үз итеп

Укый сине татарлар.

Онытмыйсың язарга да

Без - татарлар хакында.

Туган көндә рәхмәт әйтеп,

Котлый бүген халкым да.

Киләчәктә дә газета

Тоткан юлын сакласын.

Рус-татар бердәм булып,

Бергә-бергә атласын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: