Бөгелмә авазы

Исәп хисапка туры киләме?

21 гыйнвар көнне Кодаш авыл җирлегендә отчет һәм бюджет үтәлеше сессиясе булып узды. Аның эшенә шәһәрдән салым инспекциясе, Пенсия фонды, прокуратура, эчке эшләр бүлеге, мәдәният бүлеге, сәламәтлек саклау идарәсе һ.б оешма-учреждениеләр вәкилләре чакырылган иде. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты.

Әлфия МОСТАФИНА.
Руслан Йосыпов фотосы.

Иң башлап, "Бөгелмә авазы"на актив язылган, аның белән даими аралашып торган Кодаш авылы халкына рәхмәтләребез булсын. Алар, узган ел белән чагыштырганда, 15 газетага артыграк (127,3 процент) язылдылар. Ат елында барлык башлангычларыгызда уңышлар насыйп итсен, якыннарыгыз һәрчак үзегезне шатландырып торсын дигән теләктә калабыз.
...Урамда 20 градуслы салкыннар торуга карамастан, Кодаш клубы безне язгы климат белән каршы алды: түшәмнән (шунысын гына аңлап җиткермәдем, клуб ике катлы, ләбаса), тып-тып итеп, чиләккә тамчы тамып утыра иде. Беркайчан да булмаганча, бина эчендә котып салкыны. Өске киемне салу түгел, хәтта ручканы да пирчәткә кигән килеш тотарга туры килде.
Сессияне ачып, регламент билгеләгәннән соң, Кодаш авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хәйсарова "Кодаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлеге Советының 2013 елда оештыру-масса, социаль-икътисади үсеше буенча от-четы һәм бюджет үтәлеше" турында доклад белән чыкты. Ул узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларны билгеләп үтте. "Чүп җыю һәм аны чыгару (бу эштә эшмәкәр Рөстәм Мәсәлимовның ярдәме зур булуын әйтте докладчы), авыл җирлегендәге юлларны ремонтлау, Кызыл Чишмә авылында сәүдә эшен җайга салу кебек гамәлләрне башкара алдык, - диде ул. - Ә менә мәдәният йортын, мәктәпнең спорт залын капиталь ремонтлау мәсьәләсе һаман да ачык кала бирә".
Докладчы шулай төрле оешма-предприятиеләр җитәкчеләренең авыл халкы көнкүрешенә иткән булышлыгы турында да әйтеп узды. "Мәктәп директоры Наил Мөэминов мөрәҗәгать иткәч, Кызыл Чишмәдә эшчәнлек алып баручы "Тарос холдинг" җәмгыятенең бүлек җитәкчесе Марсель Мортазин (ул шулай ук Кызыл Чишмә халкын сулы итте) һәм "Бөгелмә Горсвет" җәмгыяте ярдәмендә балалар бакчасы һәм мәктәп территориясендә урам утын ясаттык. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев ярдәме белән Кызыл Чишмәгә күчмә кибет йөри башлады. Аларның барысына да рәхмәтләребез чиксез".
Авыл җирендә, гел-гел әйткәнебез-чә, эш тавык та чүпләп бетерерлек түгел: даими төстә чүпне җыештырып торырга кирәк, зиратларны да тәртиптә тоту зарур, яшеллекне саклау, кирәк урында исә артык зур, иләмсез булып үскән агачларны кисү эшләрен башкару, бәйрәмнәрдә, истәлекле көннәрдә авыл халкының күңелен күрү, өлкәннәребезне барлап, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү, хәл-әхвәлләрен белешеп тору да бик кирәк. Докладтан күренгәнчә, биредә боларның барысына да җитешергә тырышканнар.
Ашаган белми, тураган белә диләр. Г. Хәйсарова 2013 елда бюджет үтәлешен саннар һәм фактлар ярдәмендә бәян итте.
Кодаш авыл җирлеге авылларында хокук тәртибен саклаучы участок инспекторы, полиция капитаны Илгизәр Зарипов үз чыгышында 2013 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясады, халыкны уяу булырга чакырды.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов муниципаль районда узган елгы программалар үтәлешен кыскача анализлап, шулай ук быел да барлык 25 программада катнашу мөмкинлеге барлыгын, аларның алдагы елларда да дәвам итәчәген әйтте һәм авыл халкының күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Сорауларга килгәндә, халыкны иң борчыганы - клубның һәм мәктәп спорт залының тәмам җимерек, авария хәленә килүе, урамда хуҗасыз этләрнең күбәюе, медицина полисларын алыштырудагы кыенлыклар, авылда дарулар сатып алыр урынның булмавы, станционар телефон кую мәсьәләсе, клуб эшен яхшырту максатында, биредә сәхнә утларын яктырту, музыка кораллары сатып алу һ.б.
Бу сорауларга җавап итеп, мәсәлән, хуҗасыз этләр мәсьәләсенең җирле депутатлар контрольлегенә куелуы (Гүзәлия Хәйсарова), музыка кораллары сатып алуда ярдәм күрсәтеләчәге (мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина) турында әйтелде. Иң мөһиме шул, ниһаять, Кодаш авыл клубы 2014 елгы Мәдәният йортларына капиталь ремонт уздыру программасына кертелгән. Ә менә мәктәпнең спорт залына ныклы ремонт ясау кирәклегенең сораулар бирү барышында кат-кат күтәрелүенә дә карамастан, Крылов мәсәлендәгечә, "йөк һаман да үз урынында" кала бирә.
Сессиядән соң да халык таралмады, шәһәрдән килгән җитәкче-белгечләргә сорауларын бирде, киңәш-табыш итеште. Ә мин үзем, я Раббым, халкыбызга исәнлек-саулык бир, кодашларны хәвеф-хәтәрләрдән сакла дигән изге теләктә кайтып киттем авылдан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: