Бөгелмә авазы

Ислам – игелек тарафдары

Казан һәрвакыт Ислам өлкәсендә агарту үзәге саналган. Шушы уңай тәҗрибәгә ия булган хәлдә, без укымышлы халык булдык һәм ул милләт язмышында гаять зур роль уйнады. Без һәрвакыт Ислам кануннарын сакларга тырыштык һәм хәзерге вакытта аның кысаларында Исламның урынын табарга кирәк. Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының попечительлек советы рәисе.

14 июнь көнне изге Болгар җирендә Идел буе Болгарының Ислам динен рәсми кабул итүенә 1125 ел тулуга багышланган Изге Болгар җыены узды.
Әлфия МОСТАФИНА.
Истәлек билгесе каршында җыенның тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, ТР мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Казакъстан, Кыргызстан, Украина, Беларусьтан дин әһелләре лидерлары, фәнни даирә вәкилләре һ.б.лар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов шәрәфле кунакларга Изге Болгар җыенында катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, чараның елдан-ел ныграк абруй казана баруын билгеләп үтте. "Бу җирдә ата-бабаларыбыз Ислам динен тоту турында язмыш өчен хәлиткеч карар кылган. Изге урынны без саклап кала алдык һәм ул хәзер килеп баш ию-табыну урыны булып тора, шулай ук туристларны да җәлеп итәрлек урын. Бәйрәмнең әһәмияте сез Болгарга килү бәрабәренә йөзләрчә тапкыр арта һәм бүген безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә", - дип мөрәҗәгать итте Р. Миңнеханов мөселман руханиларына.
Президент билгеләп үткәнчә, Бол-гардагы бүгенге уңай үзгәрешләр биредәге эшләрдә Минтимер Шәймиевнең актив катнашы бәрабәренә ирешелә.
Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм "Яңарыш" фондының попечительлек советы рәисе М. Шәймиев, үз чиратында, Болгарның Евразия киңлегендә Исламны ирекле кабул итү урыны булуын ассызыклады. Нәкъ шушы урында, аның фикеренчә, бүгенге дин әһелләре лидерлары теге яки бу мәсьәләдә уртак фикергә килә ала һәм алга таба гомумкабул ителгән карардан тайпылмый эшли. Минтимер Шәрипович фикеренчә, яшьләр белән эшләүгә аеруча игътибар бирергә, Исламның тынычлык яратучы дин булуын һәм аның бу дөньяда абруйлы урыны барлыгын ассызыклап күрсәтергә кирәк.
Очрашуда катнашкан һәрбер мө-селман рухание сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Кунаклар үсеп килүче буын белән эшләүнең мөһимлеген билгеләп үтте, шулай ук диндә экстремизм күренешләренә каршы бергәләп көрәшергә әзер булуларын белдерде.
Әйе, татарлар Ислам диненең чәчәк атуында һәм таралуында зур роль уйнаган. Үзләренә ничек кенә авыр булуга карамастан, алар һәрвакыт алтын ур-талыкны табып, ата-баба туплаган бе-лемнәрне тараткан һәм әлеге игелекле гамәлне бүген дә дәвам итә.
Менә шушы Изге Болгар җыены кебек киң масштаблы чаралар Ислам мәдәниятен җәелдерү-таратуда мөһим роль уйный. Ливан Дәүләтенең Бәйрут каласындагы "Global University" университеты ректоры Карабира Мөхәммәд Фуад Каракираның чыгышы - моның ачык мисалы. Ул ата-бабаларыбыз истәлегенә багышланган бәйрәмдә катнашуына шатлык белдереп: "Мин барлык кешеләрне салмак Ислам юлыннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) кушканнардан тайпылмый барырга өндәр идем. Бер-берсеннән аерылмасын һәм Исламга туры килмәгән юнәлештән тайпылмасын өчен яшьләр алдында үрнәк булырга тиешлегебезне онытмасак иде", - диде.
Ә менә Россия мөфтиләре шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, татар халкының Болгарны һәрчак үзгә урын дип санавын, бүгенге көндә исә менә шушындый изге урыннарның Татарстан җитәкчелеге тарафыннан торгызылуын искәртеп, мөселман дин әһелләре лидерларының традицион исламны популярлаштыру, халыкны агарту эшендә мөһим мәсьәләләр турында фикерләшүдә берләшү идеясен хуплады.
"Сезнең сүзләрегез өчен мин һәр-берегезгә рәхмәтле. Без - фикердәшләр, без - Ислам тарафдарлары, ә аның хәле әйбәттән түгел. Терроризмның дине юк. Һәм безнең барыбызга бергә булу һәм аның күренешләренә бердәм бәяләмә бирү мөһим. Ислам - фәкать игелеклелек тарафдары, бу - безнең ата-бабалар өйрәткәнчә", - дип сөйләде ТР Президенты, дин әһелләре лидерларын Татарстанда, дөньяның башка почмакларында ешрак очрашырга өндәде.
Шулай итеп, 14 июнь көнне 30 меңгә якын кеше Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүгә 1125 ел тулуга багышланган Изге Болгар җыены чаралары шаһитлары булды. Алар арасында бездән - Бөгелмәдән дә вәкилләр бар иде. Иртәнге сәгать 4тә милләттәшләребез белән шыгрым тулы ике олы автобус изге сәфәргә юл алды. Шунысы бик куанычлы, шәһәребездә генә түгел, республика күләмендә дә танылу алган "Мирас" фольклор төркеме (җитәкчесе - Чәчкә Сәлимова) безнең белән иде һәм ансамбль җырчылары җыенда мөнәҗәт-ләр әйттеләр. Аларның чыгышын халык бик яратып кабул итте.
Шәхсән мин үзем биредә соңгы мәртәбә 2010 елда булган идем. Шундый да корылыклы елның соңгы яңгыры да нәкъ менә шушы көнне яуган иде бугай, көне буе яңгыр астында йөрдек, рәхмәт төшкере. Рәхәтләнеп вәгазь тыңладык, хәйран калып, иске биналарны карадык. Быел да һава торышы, беренче карашка, каршы торган кебек булса да, әбиләребез әйтүенчә, Аллаһы Тәгалә үзенең сынауларын җибәрә һәм без аларны лаеклы каршы алып, үтәргә тиешбез. Сөбханалла, карагыз әле, күптән көткән яңгыр алып килдек бит изге җиргә, бәрәкәте белән булсын, мул уңышлар җыеп алырга насыйп итсен дигән теләк белән кабул иттек без ул көнге яңгырны.
Узган еллардан аермалы буларак, Болгар җире үзенең шактый төзекләнүе, киңәя баруы белән күзгә ташлана. Туристлар өчен хозурланыр манзаралар, әби-бабайларыбызның рухына дога кылу өчен уңай урыннар булдырылган, элекке сукмакларга асфальт салынган.
Бәйрәм кунакларсыз булмый, алар күбрәк булган саен аның дәрәҗәсе дә арта бара бит. Бу көнне дә кайдан гына юк иде автобуслар. Магнитогорскидан килгән бер ханым белән сөйләшеп киттек. Ике хатын-кыз очрашса - базар, өчәү булса - ярминкә диләрме, без дә рәхәт-ләнеп гәпләштек аның белән. Казанга экскурсиягә килгәннәр икән. "Көннәрнең салкын торуы да кәефләребезне боза алмады, - дип елмая әңгәмәдәшем. - Бүгенге Казан безне шаккатырды, андагы матурлыкка искитәрлек. Кешеләрегез дә ягымлылар, ачык йөзлеләр. Ә бирегә килүебезгә аеруча шатмын, чөнки мон-
да үземне рухи чистарынган, пакьләнгәндәй тойдым".
Карагызчы, нинди гаҗәеп күркәм сүзләр. Бу ханымны тыңлаганда халкым, милләтем белән горурлануым бермә-бер артты һәм үземне бер башка үсеп киткәндәй хис иттем.
…Көне буе яңгыр сибәләп торуга карамастан, барлык халыкның күңелендә иртәдән кичкә кадәр бәйрәм рухы хакимлек итте. Милләттәшләремнең изге җирдә борынгы әби-бабайларыбыз рухына кылган догалары әрвахларны шатландырсын, ә үзләренә әҗер-саваплары мулдан булсын дигән изге теләк белән кайтыр юлга кузгалдык.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: