Бөгелмә авазы

Бөгелмә иртәгә балачакның гүзәл бәйрәмен билгеләп үтә

Җәйнең беренче көнендә җылылык, яктылык, мәрхәмәтлелек өстәүче бәйрәм – Халыкара балаларны яклау көнен күп илләрдә зурлап үткәрәләр.

Әлеге бәйрәм 1949 елда Парижда Хатын-кызларның халыкара демократик федерациясе конгрессы карары нигезендә гамәлгә куела һәм беренче тапкыр 1950 елда билгеләп үтелә. Моннан тыш, 20 ноябрь – Бөтендөнья бала көне һәм 16 июнь – Африка балаларын яклау көне бәйрәмнәре дә бар.

Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Нарасыйларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү, аларны олы тормыш авырлыкларыннан, җәбер-золымнардан саклау – һәр гаиләнең иң төп, изге бурычы.

Районыбызда гаиләләргә ярдәм итүне, аналарны һәм балаларны яклауны күздә тоткан программалар гамәлгә ашырыла. Соңгы елларда балалар саны артуы да сөендерә. Үсеп килүче буын буш вакытын файдалы үткәрсен, үзенең сәләтен ачсын, шөгыль тапсын өчен мөмкинлекләр тудырылган. Шулай да, иң мөһиме, ятимнәрнең булмавы. Балалар безгә ышана, без аларга кирәк, алар бездән башка яши алмый. Балаларыбыз ышанычын югалтмыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк. Һәр бала әти-әнисе кочагында үс­сен, аларга олылар тарафыннан һәрвакыт игътибар, кайгырту һәм мәхәббәт булсын.

Иртәгә шәһәр һәм районда дөньядагы иң кадерле кешеләребез – балаларыбызга багышланган бик күп мәдәни чаралар узачак.

Барлык балаларга да яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм күңелле тәэсирләр телибез.

Сабыйларны бу якты бәйрәм белән котлап, исән–имин, тәртипле булуларын теләп калабыз! Илләр-көннәр тыныч булсын, баш өстендә аяз күк йөзе булсын һәм кояшны кара болытлар капламасын иде!

 

Иртәгә сезне көтәләр

 Сәгать 10да:

– “Миллениум” яшүсмерләр-яшьләр клубында – “Исәнме, җәй!” бәйрәме;

– Бөгелмә муниципаль районының Иреклеләр үсеше координацион үзәгендә – “Бәхетле балалар” хәйрия акциясе һәм “Мин бәхет ясыйм” асфальтта рәсем ясау бәйгесе;

– үзәк район китапханәсендә – “Кояш – кулларда” уен программасы;

– 2нче китапханә филиалында – “Балачак иле” бәйрәме;

– Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркында – “Мин учыма кояшны алам” яхшы сюрпризлар сәгате;

– 5нче китапханә филиалында – “Һәрчак балачак булсын” асфальтта рәсем ясау конкурсы;

– Ленин урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркында – “Бәхетле балалар – бәхетле ата-аналар” бәйрәм программасы.

Сәгать 10да һәм 11дә:

– Татар мәдәният үзәгендә – “Мактанчык әтәч”, “Кот наоборот” спектакльләре.

17 сәгатьтә:

Ленин урамында урнашкан Мәдәният һәм ял паркында – Төсләр фестивале.

Рәхим итегез!

Алия Бородина фотосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: