Бөгелмә авазы

Иртәгә Бөгелмә урамнары буенча "Үлемсез полк" үтәчәк

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Үлемсез полк" Россиякүләм акциясе уздырыла. Аңа татарстанлылар, шул исәптән бөгелмәлеләр дә бик теләп кушыла. Үткән ел безнең шәһәрдә үткән әлеге акциягә 3 700гә якын кеше кушылган. Оештыручылар быел якынча 4 мең кеше катнашыр дигән мәгълүмат бирә. Быел Бөгелмәдә "Үлемсез...

Билгеле булганча, инде берничә ел дәвамында илдә, Бөек Җиңү көне уңаеннан, "Үлемсез полк" Россиякүләм акциясе уздырыла. Аңа татарстанлылар, шул исәптән бөгелмәлеләр дә бик теләп кушыла. Үткән ел безнең шәһәрдә үткән әлеге акциягә 3 700гә якын кеше кушылган. Оештыручылар быел якынча 4 мең кеше катнашыр дигән мәгълүмат бирә.

Быел Бөгелмәдә "Үлемсез полк" 9 Май көнне 15 сәгатьтә Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт адресы буенча урнашкан хакимият бинасы яныннан кузгалачак. Алар шәһәрнең үзәк урамнары аша: Газинур Гафиятуллин урамы буенча төшеп, Муса Җәлил урамы буенча Мәңгелек дан мемориалына юнәләчәк. Биредә барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алачак.

Акцияне оештыручылар теләге булган барлык бөгелмәлеләрне һәм шәһәребез кунакларын әлеге күркәм чарада катнашырга чакыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: