Бөгелмә авазы

Җирнең яшел калканы

Тайга кебек зурдан булмаса да, безнең як урманнарга бик бай. Ә ул - тереклек иясе өчен яшәү чыганагы, табигатьнең бәяләп булмаслык кыйммәтле байлыгы.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

Һәрнәрсәнең чиге була. Әгәр байлыкны яңартып, карап-барлап тормасаң, булганыннан да колак кагуың бар. Нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып эшли дә инде безнең урман хуҗалыгы хезмәткәрләре. Районда урманнарны яңартып, чистартып тору, табигать мәнфәгатьләрен яклау белән "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе һәм "Бөгелмә урманы" дәүләт бюджет учреж-дениесе шөгыльләнә. "Бүгенге көндә оешмаларның бердәм, дус эшләве урманга да, хезмәт коллективларына да зур файда китерә", - ди 38 ел гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Алексей Вакатов. Татарстан Республикасының атказанган урманчысы, хезмәт ветераны бүгенге көндә "Бөгелмә урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесендә җитәкче вазифасын башкара. Кирәк икән, урманны корыган, че-регән агачлардан да арындыралар һәм, билгеле инде, алар урынына яңа үсентеләр утыртып, үсүләрен күзәтеп, җан рәхәте дә алалар алар. Урманнарны торгызу буенча шактый эшләр эшләнә. Мәсәлән, быел учреждение-ләр тарафыннан 43 гектар җиргә - урман культуралары, 44 гектар үзән һәм чокырлы урыннарда үсенте җир куенына тапшырылган. Питомникка 1,5 гектар нарат һәм 0,2 гектар чыршы утыртылган, 500 мең данә утырту материалы үстерелгән, 60 мең данә тирәк үсентесе "мәктәп" бүлегенә (биредә алар махсус шартларда үстереләләр, ныгыйлар) тапшырылган.

Шулай ук мәктәпләр белән дә актив эш алып барыла. "Бигрәк тә Геннадий Иванов җитәкчелегендәге 2 нче лицей укучыларына рәхмәтләребез күп. Алар бервакытта да ярдәм кулы сузудан баш тартмыйлар. Безнең бергә эшләүгә дә быел 10 ел тулды", - ди урман торгызу инженеры Нурфия Ибраһимова. Шулай ук торак пунктлар тирәсендәге, юл кырыйларындагы корыган агачларны кисү буенча зур эшләр башкарылган - 300 гектарлап җир чистартылган. "Аллага шөкер, планлаштырылган барлык эшләр дә вакытында тәмамланды, шулай булгач, бәйрәмне тыныч күңел белән каршы алабыз", - ди Алексей Вакатов.
Бүген исә сезне урманны корыган агачлардан арындыручы егетләр төркеме белән таныштырасым килә.

Таллы Бүләк авылы янындагы җирләрдә корыган, черегән агачларны кисүнең шаһиты булырга туры килде үземә. Юлдашым урман хуҗалыгы мастеры Илнур Гыйльметдинов барганда ук бәйнә-бәйнә эшенең нечкәлекләрен бәян итеп, анда булган проблемалар белән таныштырып барды. Менә тиешле урынга да килеп җиттек. Урманчылар юл кырыеннан 50 метр чамасы эчкәрәк кереп, корыган агачларны кисү, аларны тигезләп бер урынга өеп кую белән мәшгуль иде.

Әйе, һава торышының нинди генә шартларында да көчләрен кызганмыйча эшләүче бу егетләр белән якыннанрак танышканнан соң, мин тулысынча урман хуҗалыгында очраклы кешеләр эшләмәвенә инандым. Коры агачлардан арындырганда да, яшь үсентеләр утыртканда да урманның чын дус-тына әйләнеп беткән егетләрнең үз эшләрен яратып, чын күңелдән башкарулары күренеп тора. Көч куючы төркемнең бригадиры Евгений Золотухин иде. "Әтием Анатолий биредә машина йөртүче булып эшли. Шуның өчен урман хуҗалыгында эшләп карарга булдым. Ошады. Күреп торасыз, пычкы белән эшләгәч, бензин, май парларын суларга туры килә, тик шулай да биредәге саф һава боларның барысын да оныттыра. Без бит әле урман кисү белән генә түгел, ә утырту белән дә шөгыльләнәбез, монысы инде бигрәк тә күңелле. Яз көне Карабаш җирләрендәге кырга, тау итәкләренә, Ключи янындагы бик күп җирләргә үсентеләр утырттык. Тиздән тагын бу эшкә тотыначакбыз. Аэропортка барганда посадканы күргәнегез бардыр, ул - безнең куллар белән башкарылган эш. Хәзер инде 2-3 метр булганнар. 10 елдан соң алар, гомумән, биеклеккә күтәреләчәк, нинди горурлык, җан сихәте бит бу", - дип, кичерешләре белән уртаклашты яшь хезмәткәр.

Реклама

"Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый" диләр, урманчы да шулай - урманга карый, шунда тартыла. Радик Иждәүләтов та инде биредә 11 ел тракторчы булып эшли. Ул Курган өлкәсеннән күчеп килгән, урманга гашыйк егет анда да урманчы вазифасын башкарган. "Эшем ошый, билгеле. Саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, җәй көне йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы, аллы-гөлле чәчәккә күмелгән аланнары, гөлдән гөлгә кунучы күбәләкләре, кышын әкияттәге сыман ак бәскә төренгән агачлары кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да. Урманда җаным ял итә, сәламәтлек ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйм", - ди ул.

Ә инде урман хуҗалыгына гомерен багышлаган "КамАЗ" йөртүче Анатолий Заказчиков биредә 29 ел эшли икән. "Аллага шөкер, эшли башлаган елларда оешма мине фатирлы да итте. Урыннан урынга күчеп, яхшырак эш эзләп йөри торган гадәтем булмады. Авыл егете булгангамы, табигать үзенә тарта. Бигрәк тә урман шавын яратам. Әгәр дә игътибар белән тыңласаң, биредә тормыш кайнап тора. Монда кошлар сайравын да, агачлар шаулавын да, керпеләр кыштырдавын да ишетергә мөмкин. Һәрнәрсәнең үз урыны, үз эше бар. Ә халыкка утын илткәндә күпме кешеләрнең нурлы йөзләрен күрәм, күпме рәхмәт сүзләре ишетәм бит мин. Әлбәттә инде, болар барысы да җанга сихәт", - дип, уй-фикерләре белән уртаклашты ачык, аралашучан һәм тормышның һәрбер мизгеленнән тәм табып яшәүче Анатолий.

Менә шундый күркәм кешеләр эшли безнең урманнарыбызда. Аларны күргәннән соң ирексездән: "Булдырасыз, егетләр!" - дип, шул урманнарны яңгыратып кычкырасым килде. Сез бит - чын табигать балалары!

Рәсемнәрдә: (сулдан уңга) Радик Иждәүләтов, Илнур Гыйльметдинов, Евгений Золотухин.

Гомерен урман хуҗалыгына багышлаган Анатолий Заказчиков.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: