Бөгелмә авазы

ИНВЕСТОРЛАР ИЛ ТОРГЫЗА

Бүгенге көндә илдә тулаем вәзгыять шактый катлаулы булуга карамастан, икътисад бер урында тормый, үсүен дәвам итә. Республикабыз җитәкчелеге тоткан курс моның ачык дәлиле булып тора: Рөстәм Миңнеханов стратегиясе инвестицияләр җәлеп итүгә ныклы җирлек тудыра, этәргеч бирә. Инвесторлар Татарстанны, аның лидерын ышанычлы кулдаш дип саныйлар. Шуңа да илдәге күп кенә тармакларда...

Бүгенге көндә илдә тулаем вәзгыять шактый катлаулы булуга карамастан, икътисад бер урында тормый, үсүен дәвам итә. Республикабыз җитәкчелеге тоткан курс моның ачык дәлиле булып тора: Рөстәм Миңнеханов стратегиясе инвестицияләр җәлеп итүгә ныклы җирлек тудыра, этәргеч бирә. Инвесторлар Татарстанны, аның лидерын ышанычлы кулдаш дип саныйлар. Шуңа да илдәге күп кенә тармакларда кризис икътисади киеренкелек тудырган бер вакытта, республикабызда, шул исәптән безнең Бөгелмәдә дә яңа проектлар куәт ала.
Бөгелмәнең инвестицион потенциалы аның урнашкан географик урыны уңайлы, икътисади шартлары үзенчәлекле, эшмәкәрлек мохитенең активлыгы белән билгеләнә. Бүгенге көндә иске җитештерү объектлары урынында яңалары - заманчалары калкып чыгу да бездә инвестицияләр климатының уңайлы булуын күрсәтә.
Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты икътисад идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы дүрт елда төп инвестицион проектлар буенча җитештерү инвестициялә-ренең тулаем күләме 3 миллиард сумга якын тәшкил иткән. Районыбызда бүген берничә төп проект эшли.
Шуларның берсе - сыек һәм газ рәвешендәге углеводородларны үлчәү һәм контрольдә тоту системасын проектлау һәм әзерләү эшләрен башкару белән шөгыльләнүче фәнни-җитештерү предприятиесе - НПП ГКС. 2007 елда торгызыла башлаган производство 2008 елда ук инде төзелеп бетте. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан алып, бирегә җәлеп ителгән инвестицияләр кү-ләме 500 миллион сумнан артып китте.
"Полканов" хосусый предприятиесе автоматлаштырылган линияләрдә югары сыйфатлы тәрәзә конструкцияләре җитештерү белән шөгыльләнә. Проукциясенә сорау зур булган бу предприятие проектына 150 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән.
Элеккеге фарфор заводы территориясендә эшли башлаган май сыгу заводы - җаваплылыгы чикләнгән "Алекарт" җәмгыяте 2012 елда старт алган иде. Бүгенге көндә дә эш тукталып калмады - өченче җитештерү линиясен монтажлау төгәлләнеп килә. Җәлеп ителгән инвестиция күләме 400 миллион сумнан артып китә.
2014 елның августында файдалануга тапшырылган катнашазык заводы проектының инвесторы - җаваплылыгы чикләнгән "Репродукт" җәмгыяте (рәсемдә - ачу тантанасы). Бу предприятие елына 200 мең тоннага кадәр гранулланган тулы рационлы катнашазык җитештерергә сәләтле, 36 мең тонна ашлыкка исәпләнгән элеватор комплексына да ия. Ай саен 17 мең тонна чимал эшкәртү күздә тотыла.
- Әзер продукцияне Татарстанда, Самара өлкәсендә, күрше-тирәдәге башка төбәкләрдә сатып алалар, - ди заводның бүгенге эшчәнлегенә бәя биреп, Бөгелмә муниципаль районы икътисад идарәсе начальнигы Морад Булгаков. - Проектның бәясе 2,2 миллиард сум тора. Предприятие тулы куәткә эшли башлагач, еллык әйләнеш 3,6 миллиард сумга җитеп, 200дән артык эш урыны булдырылачак.
Моннан тыш, әлеге компания ит комбинаты торгызу проекты өстендә дә эш алып бара. Объект төзелеп килә инде. Аны агымдагы 2015 елда эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Биредә заманча ит эшкәртү производствосы әйдәп баручы дөнья стандартлары дәрәҗәсендә булачак. Тулаем алганда, көненә 30 тоннага кадәр ит продуктлары һәм колбаса ризыклары җитештереләчәк. Колбаса ризыклары дигәндә, пешкән һәм ысланган казылыклар, сосиски, сардельки, ит деликатеслары, ярымфабрикатлар күздә тотыла.
Компания якын киләчәктә районда 120 миллион данә йомыркага исәпләнгән репродуктор төзергә дә планлаштыра. Бу проектка кертеләсе инвестиция күләме, исәпләүләргә караганда, 6 миллиард сумнан артып китәчәк.
Районда тулаем инвестицияләр кү-ләме 10 миллиард сум чамасы тәшкил итеп, барлыгы 1 меңнән артык яңа эш урыны булдырылачак. Бусы да якташларыбыз өчен бик куанычлы хәл.
"Алабуга" махсус икътисади зонасында "Хәят Кимья" заводы ачылуы турында "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.
Альбина Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: