Бөгелмә авазы

Ил йоласы – Сабан туе

Сабан туе - сагынып һәм, елның котлы булуын теләп, көтеп алынган иң хөрмәтле бәйрәм. Аны Идел буе Болгарстанында Ислам динен кабул иткәнчегә кадәр үк үткәрә торган булганнар. Бәйрәмгә хәзерлек үзенә бер күңеллелек белән ел буена дәвам иткән. Яз җиткәч, кызлар, киленчәкләр үзләре тукыган-чиккән әйберләрен барлап куйганнар, чөнки Сабан туе көне...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор һәм Руслан Җәләев фотолары.

Быел безнең җирдә үткәрелүче иң гүзәл, күркәм милли бәйрәмдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Республикабыз Дәүләт Советы депутатлары, Мәскәү өлкәсенең региональ татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәрит Мөхтәсәров җитәкчелегендә Ногинск шәһәре хакимияте вәкилләре, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Оренбург өлкәсе Северный районы башлыгы Василий Давыдов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Бәйрәм, мәртәбәле кунакларны каршы алганнан соң, бергәләп Бөгелмә муниципаль районы авыл җирлекләре әзерләгән "йорт-кураларны" караудан, алардагы сый-нигъмәтләр белән танышудан башланып китте. Быел да бердәм Бөгелмә халкы бик яхшы итеп, мулдан әзерләнгән һәм күңелле бәйрәм оештыру өчен барысын да эшләгән. Үзәк мәйданга үтү юлында корылган крестьян хуҗалыклары утарлары бер генә кунакны да битараф калдырмагандыр, мөгаен. Ә аларның үз хуҗалыкларын җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән тәкъдим итүләре тагын да бер гүзәл мизгел булды. Биредәге һәрбер хуҗалык ишегалды үзенчәлекле, Бөгелмәдә агросәнәгать өлкәсендә тырыш, уңган һәм матур итеп ял да итә белә торган эш осталары яшәвен һәм хезмәт итүен дәлилләүче ачык факт булып торды.

Аллага шөкер, тарихы ерак гасырларга барып тоташкан күркәм бәйрәмебез бүгенге көндә дә үз йөзен югалтмый, тагын да киң масштаблар яулый бара. Бүгенге көндә аны Татарстанда гына түгел, Россиядә, чит илләрдә дә бик зурлап билгеләп үтә башладылар, бу исә татар халкында зур горурлык хисе тудыра. Димәк, милләтебез таныла, гореф-гадәтләребез башка ил халыкларында да кызыксыну уята, без дөнья күләмендә танылу алабыз.
Бик матур үтте быел Сабан туе! Бу көнне биредә булган һәрбер милләттәшебез зур горурлык хисе кичергәндер дип уйлыйм. Төп мәйданда яңгыраган татар моңы, татар җыры күңелләргә сары май булып ятты. Бәйрәмнең дәрәҗәсен күтәргән һәр кешегә күңелебез рәхмәт хисе белән тулды: муниципаль район хакимияте, мәдәният, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлекләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, спорт комитеты - аларның барысын да атап бетерү мөмкин түгел. Алга таба төп мәйданда районның иҗат төркемнәре коллективлары катнашында бәйрәмне ачу тантанасы үтте. Сабан туе әләмен мәйданга атка атланган кыю егет һәм кызлар алып чыкты. Татар мәдәният үзәге артистлары катнашындагы театральләштерелгән халык йоласы да буыннардан-буыннарга килгән милли гореф-гадәтләребезнең матурлыгын ачык күрсәтте. Алга таба йөзләгән егет һәм кызлар төркеменнән торган яшьләрнең дәртле чыгышлары: татар, рус, мари, чуваш биюләре шәһәребездә төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен чагылдырып, шәһәребезнең бер генә кунагын да битараф калдырмагандыр дип уйлыйм.

Менә иң дулкынландыргыч мизгел дә килеп җитте. Сабан туен тантаналы ачу өчен сүз ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовка бирелде. Мәртәбәле кунакларны Бөгелмәнең горурлыгы булган иң чибәр кызлар: "Татарстан чибәре-2012" конкурсында җиңүче Земфира Шәрәфиева һәм "Татарстанның кечкенә принцессалары-2012" бәйгесе җиңүчесе Суфия Миргасимова каршы алып, трибунага озатып куйдылар.

"Эше нинди - ашы шундый" дигән борынгылар. Мәкальнең алтын сүзләрен истә тотып, шуны әйтеп була, Бөгелмә халкының күркәм эшләре бөтен Татарстанга билгеле. Шәһәр һәм район халкы моның белән горурлана һәм киләчәктә шәһәребезнең тагын да чәчәк атуы өчен тырыша. Үз чыгышында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов моның шулай икәнен тагын бер кат раслады, бөгелмәләрнең агросәнәгать өлкәсендәге уңышлары турында сөйләде. "Без бүген бөтен җәмгыять яшәешенең тамырын тәшкил иткән авыл хезмәтчәннәренә: игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә дан җырлыйбыз. Район эшчәннәре Сабан туе бәйрәмен үткәрергә тулысынча хокуклы", - диде башлык.

Реклама

Әйе, быел барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә тулы комплекслы язгы кыр эшләрен югары сыйфат белән, билгеләнгән агротехник срокларда башкарып чыктылар. Язын районда 47 мең гектардан артык җирдә сабан, бөртекле, азык һәм техник культура чәчелгән. Шуның өчен дә булачак уңышка зур өметләр баглана. Беренчеләр рәтендә: "Татагро" (җитәкчесе - И.Бадыйков), "Подгорный" (Т.Сәлахов), "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" (М.Сабиров), "Муса Җәлил исемендәге" (Х.Әхмәтгәрәев) җәмгыятьләр. Шулай ук елдан-ел үз шәхси хуҗалыкларын булдырырга теләүчеләр саны да арта. Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районында 26 гаилә фермасы бар. Алар арасында 149 баш мөгезле эре терлеге булган Т.Кирдинаны (Татар Димскәе авыл җирлеге) әйтеп үтәсе килә. 100 баш мөгезле эре терлеге булган Ю.Кәлимуллин (Кодаш авыл җирлеге) һәм Восточныйдан К.Исмәгыйлев гаилә фермасы да бу тырыш кешеләргә карата соклану уята. Эчтәлекле чыгышын тәмамлап, шәһәр мэры ил-көннәребездә иминлек хөкем сөрүен, игеннәрнең күкрәп үсүен, өстәлләрнең мул булуын теләп, барча кардәшләребезне, дусларыбызны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, Сабан туен тантаналы төстә ачык дип игълан итте. Аннан соң Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы һәм Бөгелмә шәһәре әләмен күтәрү өчен мәйданга 2011 ел
Сабан туеның баш батыры Әскәр Сафинны, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыятенең алдынгы механизаторы Валерий Яковлевны һәм шушы ук хуҗалыкның иң яхшы сыер саву операторы Асия Әхмәтҗанованы чакырдылар.

Татарстан җитәкчелеге исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны Фәрит Мөхәммәтшин ихластан котлады. Ул район башлыгына, Сабан туен үткәрү уңаеннан, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен тапшырды. "Хәзер бу бәйрәм Татарстанда гына түгел, шулай ук Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә дә үз мәйданына төрле милләт вәкилләрен һәм дин әһелләрен җыя. Бу безне якынайта, татар мәдәниятен популярлаштыруга булыша, дуслык һәм бердәмлекне ныгыта. Чын күңелдән барчагызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Сабан туеның кабатланмас рухы озак вакытларга җитәрлек шатлык алып килсен, ихтыяр көче белән рухландырсын".

Алга таба Фәрит Мөхәммәтшин һәм Илдус Касыймов районның авыл хуҗалыгы алдынгыларын зурладылар, аларга акчалата бүләк, Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырылды.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң актив райондашларыбыз һәм кунаклар төрле бәйгеләргә таралды. Кемдер кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, баганага менү белән шөгыльләнде, икенчеләре аларга көч биреп торды. Ә зур мәйдан сәхнәсендә татар эстрадасының якты йолдызлары - "Айфара" төркеме егетләре чыгыш ясады.

Бу бәйрәмебезнең төп бәйгесе - татарча көрәш - теләсә кайсы Сабан туеның йөзек кашы. Малайлар башлаган көрәш өлкәннәр бәйгесе белән тәмамлана. Кәкре мөгезле тәкә баш батыр җилкәсенә менеп "кунакламыйча", түгәрәк әйләнәсеннән берәү дә китми. Шулай итеп, кызу ярышлардан соң, 65, 75 һәм 85 килограмм авырлыкта Андрей Горохов, Айрат Гәрәев, Илмир Исхаковка тиңнәр булмады, икенчелекне - Руслан Бадыйков, Эльдар Рамазанов, Динар Ямаловлар, ә өченчелекне Константин Феоктистов, Алхаз Гамлетли, Ленар Ямаловлар яулады. Авыр үлчәү категориясендә исә өченче - Марат Әхмәтгәрәев, икенче - Андрей Филиппов, җиңүче Әскәр Сафин булды. Үз авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләр арасында Сабан туеның баш батыры исеме өчен бил алышлар башланды. Һәм менә "Сабан туеның баш батыры" дигән горур исемне икенче ел рәттән Әскәр Сафин яулады!

Ат кешенең бик борынгы заманнардан бирле якын дусты, тормышта төп терәге булган. Шуңа күрә атлар узышы милли бәйрәмдә иң кызыклы бәйгеләрнең берсеннән санала. Бөгелмә мәйданында да бу ярыш - халыкта аерата кызыксыну уятучы спорт төре. Башта атлар артыннан күтәрелгән тузан болыты гына еракта бөркелеп күренә. Аннары бу малкайлар үзләре дә каяндыр кинәт кенә калкып чыгалар. Менә әкренләп алар, төркеменнән аерылып, әле берсе, әле икенчесе алга ыргыла. Төркем сирәгәя һәм таркала, һәркемнең күзе алдагы атка төбәлә. Ат инде үзенең җиңүче икәнен аңлагандай, өстендәге җайдагы тезгенен тартканны көтмичә үк, халык төркеме арасындагы аралыктан мәйдан уртасына ыргыла. Аны шунда ук кешеләр чорнап ала. Аткайны һәрберсе кочак-лый, үбә, ялларыннан сыйпый. Кунаклар арасында юртакка утырып чабуда - "Мемфиз" кушаматлы аты белән Габделхәй Вәлиев (Самара өлкәсе, Шентала районыннан), безнекеләр арасында Александр Янушевский ("Рубин" ҖЧҖ) "Калпак" кушаматлы аты белән беренчелеккә чыктылар. Җайдаклар арасында безнекеләрдән - "Жданка" кушаматлы чабышкысы белән Анатолий Трифоновка ("Бөгелмә азык-төлек корпорациясе"), ә кунаклар арасында "Милана" исемле аты белән Виталий Семеночкинга (Баулы районы) тиңнәр булмады.

Халыкны милли, мәдәни һәм патриотик рухта тәрбияләүдә бәйрәмнәр, йолалар һәм милләтнең эчке тәртип-кагыйдәләре бик зур урын алып тора. Аларда тупланган тирән кешелекле идеяләр, халыкның яшәү рәвеше белән тыгыз бәйләнгәнлек шәхеснең рухи баюына ярдәм итә, аның әхлагын һәм хезмәткә дәртен күтәрә. Быелгы Сабан туе нәкъ менә шушы билгеләрне үзенә җыйган иде. Бәйрәмебез хезмәт сөючән, уңган-булган бөгелмәләрнең көч-кодрәтен тагын бер тапкыр исбатлады.







Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: