Бөгелмә авазы

Ил яшәве – моң белән

15 март көнне Татар мәдәният үзәгендә Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган "Зәйтүнә" исемендәге II республикакүләм дини мөнәҗәтләр фестивале Россия Ислам университеты талибы Сәед Абдулның соклангыч мәкам белән Коръән аятьләре укуы һәм ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары, Бөгелмә районы һәм Бөгелмә шәһәре имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның хәер-фатихасы белән...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Рәфис Сәйфуллин фотосы.

Матур традициягә әйләнеп бара торган бу күркәм чараның быел географиясе киңәя төшкән, катнашучылары сан ягыннан арткан: Казан, Зәй, Яңа Чишмә, Баулы, Лениногорск, Урыссу, Әлмәт, Бөгелмәдән һәм районыбызның Карабаш бистәсеннән, Кодаш, Татар Димскәе, Иркен авылларыннан мөнәҗәт әйтүчеләр катнашты. Быел балаларның һәм яшьләрнең күплеге дә игътибарны җәлеп итәрлек иде. Бәйгедә катнашучылар дүрт төркемдә бәяләнделәр:
17 яшькә кадәргеләр; 18 - 40 яшьлекләр; 40 яшьтән өлкәнрәкләр - ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләр чыгышлары.

Жюри әгъзалары да бик мәртәбәле затлар: Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ТР Диния Нәзарәте рәисе урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин, Казан консерваториясе өлкән укытучысы Илвир Низамов, Казаннан шәрык клубы җитәкчесе Эльмира Бәйрәмова конкурсантларга карата таләпчән, шул ук вакытта бик тә хәерхаһлы булдылар.

Бәйгене оештыру югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән иде. Катнашучылар да, тамашачылар да игътибардан бик разый калып, оештыручыларга (таякның юан башы Бөгелмә мөхтәсибәтенең яшьләр белән эшләү бүлегенә һәм шулай ук Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә төште дип беләбез) ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

Бәйгедәге чыгышларның һәрберсеннән алган тәэсирләр турында аерым-аерым күп нәрсә сөйләргә мөмкин булыр иде: һәркемнең ныклы әзерлек белән килгәнлеге сизелә. Мәдәният үзәгенең ишеген ачып керүгә, сәхнәдә үзенә күрә имтихан тотачак мөнәҗәтчеләрне генә түгел, гади тамашачыны да дулкынландыргыч халәт чолгап ала, кардәшләребезнең бер-берсенә ихтирамлы мөгамәләсе, нурлы бер рәшә булып, һәркемнең йөзендә чагылыш таба. Бәйгенең балалар чыгышыннан башланып китүе дә күңелдәге рәхәтлекне көчәйтеп җибәрде. Иркеннән нәни кызчык Рәзинә Сабитованың: "Иртә-кичен укы Коръән", - дип сабыйларча ихласлык белән кабатлавы кемнең дә күңеленә нәсыйхәт булып керерлек иде шул. Ә инде Диләрә Гафурова, Ильяс Минһаҗевларның мөнәҗәтләрне матур тавыш белән, бөтен мелизмнарын җиренә җиткереп көйләүләре "сөбханалла, бу балалар моны матур тавышлы булып, җырлый белгәнгә генә түгел, ә чын-чыннан иманлы бала булганга шулай башкаралар бит" дигән уйга этәрде.

Урта буын башкаручылар арасында, беренче чиратта, ир-егетләрнең күплеге һәм аларның башкару осталыгы бер баш югары булу белән аерылып торды. Гаҗәп түгел, алар, нигездә, Казаннан килгән Россия Ислам университеты талиблары иде (рәсемдә). Аерым-аерым да, тәнәфесләр вакытында күмәкләп һәм дуэт, яисә трио булып та төрекчә дә, гарәпчә дә чын илаһи мәкам белән мөнәҗәтләр көйләделәр, салаватлар әйттеләр. Безнең шартларда әле кайда шундый чын Коръән авазларын тыңлар идең (язмалар тыңлау да тәэсирле, ә монда - тере тавыш!), егетләр күңелләр хушланганчы сәхнәдә булдылар, йөрәкләрне сафландырдылар, алар чыгышларыннан агылган илаһи энергияне сүз белән әйтеп аңлата торган түгел.

Өлкәннәр арасындагы чыгышлар төрлелеге белән аерылып торды. Монда Сәгыйдә Гыймаева, Гөлгенә Авзалова, Фәния Сухова (өчесе дә Бөгелмәдән), Гаҗибә Миңлебаева (Лениногорск) кебек үзешчән артист буларак, гомерләрен сәхнә белән бәйләгән затлар да, күңел таләбенә буйсынып, кем әйтмешли, "үзе өчен генә" мөнәҗәт әйтүчеләр дә бар иде. Әмма "үзе өчен генә" дию аларның башкару осталыгын, тавышын, моңын һич кенә дә киметми, киресенчә, гадилеге, "безнеңчә" булуы белән йөрәкләргә тагын да тәэсирлерәк үтеп керүе белән аерылып тора иде. Татар Димскәеннән Минира Ишмиева, Римма Низамоваларның, Кодаштан Равилә Арслановаларның чыгышлары кемне генә битараф калдырды икән!? Шуңадыр да залдан бертуктаусыз "Машалла! Сөбханалла! Афәрин!" кебек куәтләү сүзләре тынып тормады.

Күмәк чыгышларның да берсен алып, берсен куярлык түгел иде: Бөгелмәбезнең "Мирас", Лениногорскиның "Ихлас" ансамбльләре, Урыссуның "Фәнис" төркеме, Казанның "Мәрҗани", "Бәрәкәт" төркемнәре мөнәҗәтләрнең бөтен гүзәллеген ачып салдылар, илаһи тәэсирен күрсәтә алдылар. Ә менә шәһәребезнең "Ишрак" һәм Яңа Чишмәнең "Рисалә" кызлары дини җырларны берничә тавышка башкарып, моң өстенә моң, нур өстенә нур өстәделәр.

Бүген бу язмада кемнең ничәнче урын алганын язып тормаска булдык, чөнки бүләкләнүчеләр 15 кеше булса да, жюри рәисе Миңгол әфәнде Галиев әйткәндәй, сәнгатьтә җиңүчеләрне спорттагы кебек секундка карап бәяләп булмый. Моң һәм моңлы аваз - һәркемнең үзенчәлекле, калганнар да алар белән бертигез дәрәҗәдә диярлек чыгыш ясадылар, урын алучылар, нигездә, сәхнә тәҗрибәсе күбрәк булган, дулкынлануларын чак кына тирәнрәк яшерә алган затлардыр. Быелгыдай алгарыш белән колач җәйсә, киләчәктә фестивальдә чыгышларны бәяләү тәртибен бераз үзгәртү таләп ителәдер: махсус әзерлекле, тамашачы алдында еш булып чарланган чыгыш ясаучыларны - аерым, ә инде, кем әйтмешли, "үзе өчен генә" өйрәнеп, халык җәүһәрләрен саклаучы, табыннарда, башка сәбәпләр белән җыелган җәмәгать арасында ипле генә көйләп, чын милли моңнарны саф халыкча аһәң белән башкаручы, шул рәвешле бай мирасны милләттәшләребез арасында яшәтүче төп көч булган үзешчән мөнәҗәтчеләр өчен аерым номинация булдыру кирәктер дигән тәкъдимне дә җиткерде жюри әгъзалары.

Мәдәният елында - милли гореф-йолаларны торгызу елында республика күләмендә уздырылган шушы олы чарада җирле хакимиятнең ни мәдәният бүлегеннән, ни яшьләр бүлегеннән вәкил булмавы гына сәер иде, әлбәттә. Моны, сәхнәдән кычкырып әйтмәсәләр дә, жюри әгъзалары да, килгән кунаклар арасында да игътибарга алдылар. Күп мактаулы урыннар яулаган якташларыбызга (бөгелмәләр - 4, карабашлар 2 Дипломга лаек булды) бу сораудан кыенсынырга туры килде. "Йөрәкләр нурга мохтаҗ" дип мөнәҗәтләр көйләгән яшьләребез өчен власть вәкилләренең игътибары тәрбияви әһәмияткә дә ия булыр иде.

Сүземне тагын бер кат Миңгол Галиев фикере белән әйтеп тәмамлыйсым килә: "Ил яшәве - моң белән. Быел яшьләрнең күплеге һәм аларның югары дәрәҗәдәге чыгышлары, чын мәгънәсендә, милләтебезнең киләчәге өметле икәнен күрсәтә. Димәк, ил яши, башка халыклар яши дигән сүз, чөнки татар милләте дөньядагы барлык милләтләргә таяныч бит ул".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: