Бөгелмә авазы

Ил гизүче юллары… (+ФОТОЛАР)

Фәрит Газизуллин белән бар кеше дә таныш. Бигрәк тә безнең Бөгелмәдә. Ул - республикабыз рәссамнары арасында танылган һәм чиксез талантлы кеше. Бу юлы без аның турында рәссам буларак түгел, ә геолог буларак язарга булдык. Чөнки Фәрит Газизуллин 20 елдан артык гомерен кыр геологиясенә багышлаган, ә 10 ел дәвамында һөнәре буенча...

Фәрит Газизуллин белән бар кеше дә таныш. Бигрәк тә безнең Бөгелмәдә. Ул - республикабыз рәссамнары арасында танылган һәм чиксез талантлы кеше. Бу юлы без аның турында рәссам буларак түгел, ә геолог буларак язарга булдык. Чөнки Фәрит Газизуллин 20 елдан артык гомерен кыр геологиясенә багышлаган, ә 10 ел дәвамында һөнәре буенча "ТНГ-Групп" җәмгыятендә һәм "ТатНИПИнефть" институтында эшләгән.

Фәрит әфәнде матурлыкка булган мәхәббәтен кечкенәдән үк күңелендә саклап килә белгән, ныклы характеры булган, төпле, үз теләгенә ирешә ала торган кешеләрнең берсе дисәм, ялгышмам. Аңарда дөньяга булган җылылыкны, табигатькә булган мәхәббәтне, сәяхәткә, экспедицияләргә булган омтылышны үлчәп бетереп булмый. Геология экспедицияләрендә ул шактый йөргән. Көнбатыш һәм Көньяк Себердә, Якутиядә, Ерак Көнчыгышта, Казахстанда эшләгән. Әлеге географияне "тыйнак" дип атап булмый.

Белгәнебезчә, геологлар алар җир төзелешен төптән өйрәнә. Бу табигать байлыкларының яңа чыганакларын эзләп табу фәнни тикшеренүләр өчен кирәк. Алар җиргә ток, дулкынланыш җибәрә яки аның магнит һәм гравитация кырларын тикшерә. Математика, физика фәннәрендә, электроникада, транспортта барлыкка килгән яңарышларның барысы да геологлар күзлеге аша уза һәм аларны бәйләп, бербөтен итеп карау кирәк.

- Сәяхәтчеләр дөньяны җир белән күк арасында гына күрә. Ә без геологлар аның җир астында булган һәр сантиметрын күрә беләбез. Экспедицияләр ял урыны түгел инде ул. Анда төрле һава торышында урамда эшләргә туры килә. Мәсәлән, 40 градуслы суыкта җилнең ничек итеп битне чеметкәнен без генә беләбез. Тормыш рәвеше табигыйга әверелә, кайбер вакытта палаткаларда яшисең. Үз-үзең белән булу мөмкинлеге арта, фәлсәфәләргә кереп чумасың. Иң истә калганнары поляр балкыш, поляр көннең поляр төнгә алышынуы, матур-матур итеп кояш баюлары... Кайбер вакыт мондый очракларда үзеңне маҗаралы кинофильм герое итеп хис итәсең, - дип сөйли Фәрит Газизуллин.

Геологлар берникадәр табибларга охшаш. Табиб чирнең беренчел мизгелләрен күреп, диагноз куя. Без дә шулай ук җирнең өстендә торып, җир асты процессларына бәя бирә алабыз. Геоолгиясез аэропортлардагы очыш полосаларын төзеп, җир катаклизмнарын аңлап, чиста су урыннарын табып булмый. Геология менә шундый романтика белән бәйле. Әлеге романтиканы Фәрит Газизуллин үзе кичергән. Геология тарихы вакытында 3 табигый байлык урынын ачкан. Бу - флюорит (Кереметтасск, Казахстан), радунит ("Надежда" чыганагы) һәм тимер рудасы (Чара-токкинск, Якутия) чыга торган урыннар.

Чын геологны матур-матур ташларсыз күз алдына да китерүе авыр. Фәрит Газизулинның да бер шкаф стеллажы ташлар белән тулы.

Биредә төрле кристаллар, рудалар бар. Барысы да - аның табышлары.

- Бу минем илһамым һәм, әлбәттә инде, истәлекләрем. Һәр ташның үз тарихы бар. Хәзерге вакытта ташлар белән күпләр мавыга. Бу эш модага кереп китте. Тик шуны әйтәсем килә, мин ташлардан сәламәтлек эзләүчеләрне гел аңламыйм. Аларда магия дә юк. Кешеләргә: "Таш ашасаң, терәләсең", - дисәң, мөгаен, таш та ашый башларлар иде", - ди ул, елмаеп.

Һәр геологның күңелендә бераз күчмә халык, тайгада яши белүче, һәрвакыт йөреп торучы, йөзүче һәм үрмәли белүче, очарга яратучы кеше яшәргә тиеш.

Фәрит Газизуллин - нәкъ шундыйларның берсе. Ул, юлга дигәндә, тиз дәртләнеп, җиңел җыенып, өеннән мең километр читкә чыгып китәргә һәрчак әзер. Фәрит әфәнде таулар гизәргә яратучы да әле. Сәяхәтләре шактый. Бер сүз белән әйткәндә, "комфорт зонасын" табигыйга алыштыру аның өчен берни тормый. Бүгенге көндә ил гизүе яраткан шөгыле белән бәйле. Рәссам буларак, ул даими рәвештә рәсем күргәзмәләре оештыра. Күп картиналары аның тормышы, геология эше белән бәйле. Картиналарда үтеп кермәслек тайга урманнарын, биек тауларны, табигать күренешләрен күреп була. Талантлы рәссамның соңгы күргәзмәләре Республика парламенты һәм ТР Милли музее биналарында уздырылган.

2 апрель (апрель аеның беренче якшәмбесе) - Геологлар көне. Бу дата юкка гына сайланмаган. Нәкъ кышның тәмамлануы геологларның беренче экспедицияләргә әзерләнә башлавы белән бәйле. Шушы уңайдан без Фәрит Газизуллинны һәм геологларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга яңа ачышлар, чиксез илһам теләп калабыз.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: