Бөгелмә авазы

Икмәк тир түгеп табыла

Зәңгәр күккә мин күптәннән гашыйк, Ә шулай да җиргә табынам. Икмәк әле күкрәк көче белән, Кара тирне түгеп табыла. Әнгам Атнабаев. Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, кичә кыр эшләре барышы белән танышу максатыннан, республикабызның берничә район басуларын очкычта карап чыкканнан соң, Бөгелмә районы Татар...

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

"Республикадагы урып-җыю эшләренә күз салсак, Әтнә районы авыл эшчәннәре 13 август көнне уңышны беренчеләрдән булып җыеп алды, ә кичә тагын
4 район бөртекле культураларны суктырып бетергән - Әлки, Кукмара, Чистай һәм Саба районы аграрийлары кырлардан икмәкне тулысынча җыеп алган", - дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Бүгенге көндә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,3 миллион гектар мәйданда суктырылган. Урып-җыю эшләре башланганнан бирле 2,7 миллион тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 20,7 центнер тәшкил итә.

Ашлыкның 97 процентын җыеп алган Балтач һәм Нурлат районы игенчеләренең дә эше тәмамланып килә.

Бөгелмә районында да бөртекле культураларны урып-җыю кампаниясе ахрына якынлаша. Район хуҗалыклары көче белән гомуми урып-җыю мәйданының 75 проценттан артыгында эш тәмамланган. 20 августка игенчеләр уракны тулысынча төгәлләргә исәплиләр.

Реклама

Уртача алганда, Бөгелмә районының агросәнәгать вәкилләре тәүлегенә бөр-текле культураларның 5 процентын җыеп алалар. Хуҗалыклардагы уңыш гектарыннан уртача 12 центнердан артып китә. Иң югары нәтиҗәне "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык күрсәтә. Биредә кыр батырлары тәүлек әйләнәсенә көч түгәләр. Шушы көннәрдә хуҗалыкның автопаркына тагын ике комбайн өстәлде. Бу аларга кыска вакыт аралыгында кырлардан калган уңышны җыеп алырга һәм икмәк кабул итү пунктларына китерергә нык ярдәм итәчәк.

Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов хәбәр иткәнчә, һава торышы кулай торган шартларда, хуҗалыклар уракны 7-8 көн дәвамында тулысынча тәмамларга планлаштыралар. Урып-җыю эшләре белән бер үк вакытта хуҗалыкларда туфракны әзерләү һәм 2013 ел уңышы өчен уҗым культураларын чәчү эшләре дә алып барыла.

Марат Әхмәтов та райондагы урып-җыю эше барышына уңай бәя бирде. "Яз көне дә кырларда эш яхшы оештырылган иде. Югарыдан караганда басудагы тормыш уч төбендәге кебек күренә. Шуңа күрә мин районда шактый үзгәрешләр бар дип бәя бирәм. Биредә "Татагро" җәмгыятенең килүе дә уңай нәтиҗәләргә юнәлеш биргән. Җитәкчеләр дә эшкә хәйран тартылганнар. Быел икмәккә бәяләрнең узган елга караганда 2 тапкырга югарырак булуы да хуҗалыкларга бераз хәл алу мөмкинлеге бирә, киләчәккә планнар кору өчен берникадәр финанс ярдәме булачак. Менә шушы уңай үзгәрешләрне дәвам итәргә, хуҗалыкларны техник куәт ягыннан да тагын да ныгытырга кирәк", - диде югары дәрәҗәдәге кунак үз чыгышында. - Республика буенча урып-җыю эшләрен 20 августка тәмамларга дигән максат куйдык. Бөгелмә егетләре дә оешкан төстә эшләп, шушы вакытка сыешыр дип уйлыйбыз. Чөнки 22сеннән соң явым-төшемнәр көтелә", - диде ТР вице-премьеры.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов соңыннан Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыклары җитәкчеләрен кызыксындырган барлык сорауларга җентекле җавап бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: