Бөгелмә авазы

Игътибар! Соңга калмагыз, бүген көн дәвамында фотолар кабул итәбез

Игътибар! Соңга калмагыз, бүгенге көн дәвамында тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Иртәгә фотобәйгедә катнашучы конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алачак. Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге...

Игътибар! Соңга калмагыз, бүгенге көн дәвамында тату гаиләгез белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Иртәгә фотобәйгедә катнашучы конкурсантлар өчен тавыш бирү старт алачак.

Бәйгедә катнашу өчен фото белән бергә исем-фамилия, яшәгән шәһәр яки авылны күрсәтеп, бәйләнешкә керү өчен телефон номерыгызны да юллавыгызны сорыйбыз. Аларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки "ВКонтакте" челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Безнең тату гаилә!" дип җибәрүегез сорала.

Җиңүче пар тавыш бирү нәтиҗәсендә ачыкланачак.

Бәйгенең исеменә күрә җисемен дә туры китерергә тырыштык. Җиңү яуланган тату, матур гаиләне Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган. Тормышыгыздагы иң матур мизгелләрне истәлеккә калдыру мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Алга, дуслар, фотосессиягә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: