Бөгелмә авазы

Игътибар: “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирәбез

Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучы парларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 12 февральдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүче парны игълан итәчәкбез. Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучы парны үзенчәлекле бүләк - спонсорыбыз "Аристократ" ресторанында 2 меңлек кичке аш көтә. Алай...

Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә катнашучы парларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 12 февральдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүче парны игълан итәчәкбез.

Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучы парны үзенчәлекле бүләк - спонсорыбыз "Аристократ" ресторанында 2 меңлек кичке аш көтә. Алай гына да түгел, бәйрәм программасы бик күңелле узачак: сезне алып баручы, вокал, дискотека һәм рестораннан бүләкләр көтә, фотосессия өчен махсус урын да каралган.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә тавыш бирергә чакырабыз! Без тавышлар белән сайтка керүчеләр санын чагыштырып барабыз. Кагыйдәне бозучылар бәйгедән төшереп калдырылачак һәм фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.

1. Гөлнар һәм Салават Хуҗиннар, Бөгелмә.

2. Гөлфирә һәм Дамир Айзатулловлар, Бөгелмә.

3.Илмира һәм Илшат Минаҗевлар, Баулы районы Татар Томбарлы авылы.

4. Ксения Богданова һәм Игорь Колесов, Бөгелмә.

5. Ләйсән һәм Фәем Галләмовлар, Бөгелмә.

6. Миңсылу һәм Мәҗит Билаловлар, Самара өлкәсе, Камышлы районы, Балыклы авылы.

7. Минира һәм Нурфаяз Ишмиевлар, Бөгелмә районы, Татар Димскәе авылы.

8. Лилия һәм Рамил Шараповлар, Бөгелмә.

9. Лилия һәм Ранил Әбделхаковлар, Баулы районы Татар Томбарлы авылы.

10. Әлфия һәм Рифат Шараповлар, Бөгелмә.

11. Лилия һәм Руслан Әбделхаковлар Баулы районы, Татар Томбарлы авылы.

12. Албина һәм Булат Гайнуллиннар, Казан.

13. Диана һәм Раушан Әхмәровлар, Бөгелмә.

14. Эльвира һәм Илдус Сайфетдиновлар, Бөгелмә.

15. Мария һәм Рәүф Абдуллиннар, Бөгелмә.

16. Регина һәм Максим Букаревлар, Бөгелмә.

17. Эльвира һәм Рәфис Әгъләмовлар, Бөгелмә.

18. Регина һәм Шамил Вилдановлар, Бөгелмә.

19. Фәйрүзә һәм Радик Хәбибуллиннар, Баулы районы Татар Кандызы авылы.

20. Илүзә һәм Ленар Газизуллиннар, Азнакай районы, Актүбә эшчеләр бистәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: