Бөгелмә авазы

Игътибар! “Безнең тату гаилә” бәйгесенең конкурсантлары өчен тавыш бирәбез

Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Безнең тату гаилә" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнә: 2 июнь көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез. Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - Бөгелмә һәм...

Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Безнең тату гаилә" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнә: 2 июнь көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез.

Әлбәттә инде, иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторларын спонсорыбыз - Бөгелмә һәм күрше шәһәрләрдә танылып өлгергән фотограф Елена Минаҗевадан җәйге фотосессия өчен сертификат көтә. Икенче һәм өченче урын ияләренә исә, фотосессия узу өчен 1 000 сумлык һәм 500 сумлык ташлама сертификатлары каралган.

Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"!

Игътибар! Сайттагы тавышлар белән сайтка керүчеләр санын һәрдаим чагыштырып бара торган махсус программа эшли. Кем дә кем робот "кулы" белән тавыш җыя икән, ул шунда ук тавыш бирүдән төшереп калдырыла һәм андыйларның фотолары сайтның "мактау тактасында" эленеп торачак.

  1. Илмира hәм Ринат Собхановлар, Татар Димскәе авылы.

  1. Гүзәл, Айбулат һәм Азамат Собхановлар, Бөгелмә шәһәре.

  1. Регина Максимова гаиләсе, Бөгелмә шәһәре.

  1. Фаил һәм Резеда Вәлиевлар, Лениногорск шәһәре.

  1. Эльвира hәм Диана Гончаренколар, Бөгелмә шәһәре.

  1. Амелия, Резеда һәм Рамил Нусамиевлар, Бөгелмә шәһәре.

  1. Альбина һәм Булат Гайнуллиннар гаиләсе, Казан шәһәре.

  1. Гөлинә, Эвелина һәм Румил Миңнуллиннар, Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: