Бөгелмә авазы

Игелеген күрергә язсын

22 июль көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә эшлекле визит белән булды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Реклама

Очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры И. Касыймов белән шәһәрнең төр-ле төзелеш объектларында булдылар. Аннан соң Бөгелмә электр насослары заводы территориясендә "Везерфорд" һәм "Норис" җәмгыятьләре эшчәнлекләрен башлап җибәрү тантанасында катнаштылар.
Белгәнебезчә, 2009 елда БЭНЗда хәлләр бик нык авырлашкан иде, хәтта аңа банкротлыкка чыгу куркынычы да янады. Татарстан Хөкүмәте, заводны саклап калу бурычын куеп эшчәнлек алып барды һәм алдагы ике елда моның өчен 832 миллион сум күләмендә инвестицияләр дә кертте. Заводка яңа җитәкчелек килде, яңа, заманча техника сатып алынды. Шулай итеп, акрынлап предприятие тернәкләнеп китте һәм бүген инде тулы куәткә эшли. Киләчәктә заводта яңарыш дәвам итәчәк һәм 2015 елга инде әзер продукция чыгару күләме 1,5 - 2 тапкырга артыр дип көтелә.
Шушы завод базасы нигезендә, ТР Хөкүмәтенең ярдәме белән, ТР Инвестиция-венчур фондының актив катнашлыгында, "Норис" җәмгыятен төзү эше җәел-дерелә. Әлеге предприятие югары температурага чыдам "КИЭКБ-260" кабелен эшләп чыгаруга корылган. Мондый кабельләргә, нигездә, нефть
чыгаручы компанияләр тарафыннан сорау зур. Димәк, "Норис" җәмгыяте илебездә һәм чит илләрдә эшләп килү-че нефть компанияләренең /"Татнефть", "НК Роснефть", "Лукойл-Западная Сибирь", "Башнефть", Азәрбайҗан һәм Казакъстан нефть компанияләре һ.б.лар/ ихтыяҗларын канәгатьләндерергә тиеш булып чыга. ТР Президенты яңа җитештерү предприятиесе ачылу уңаеннан үзенең котлавын җиткерде. "Җәмгыять эшчәнлеге, тулаем, республика икътисадына файда китерергә тиеш. Өстәмә эш урыннарының барлыкка килүе дә шатлыклы күренеш, шуңа күрә әлеге җәмгыятьләрнең гомерләре озын булсын, игелекләрен күрергә язсын", - диде ул.
"Везенфорд" җәмгыяте шулай ук нефть сервисы компанияләре эшчәнлеге өчен продукция тәкъдим итә. Тирәннән нефть суырта торган насослар эшләп чыгару, аларны ремонтлау эшләре белән мәшгуль булачак. Җәмгыять эшләп чыгарган насослар барлык замана таләпләренә дә җавап бирә торган һәм киләчәктә эшләнә торган продукциянең тагын да камилләшүендә шик юк.
Бөгелмә электр насослары заводында бүгенге көндә бер меңнән артык кеше эшли. Аларга өстәп, алда әйтелгән җәмгыятьләрдә дә эш урыннары булдырыла. Мондый уңай вәзгыять, тулаем алганда, Бөгелмә муниципаль районы, республика икътисады үсешенә уңай йогынты ясар дип, тулы ышаныч белән әйтеп була.

Рәсемдә: Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Латыйпов җитештерелгән продукция белән таныштыра.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: