Бөгелмә авазы

Җиңүчеләргә – чәчәкләр һәм премия

17 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы эшләүче", "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы" һәм "Күмәк мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы" дип атала торган республика бәйгеләренә йомгак ясалды.

Бу конкурслар ТР Муниципаль берәмлекләр съезды карары нигезендә һәм ТР Президенты ярдәме белән 2006 елда үткәрелә башлаган иде. Төп максат - республикадагы җирле үзидарә органнарының эшен камилләштерү һәм сыйфатын күтәрү.

Бәйгеләргә йомгак ясау чарасында ТР Мунципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйт Шакиров, Гомумроссия муниципаль берәмлекләр конгрессы башкарма директоры Виктор Панкращенко, ТР Дәүләт Советы рәтисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе начальнигы урынбасары Олег Сквордяков, республика муниципаль җәмәгатьчелек һәм күмәк мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Реклама

"Күмәк мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртучы" бәйгесенең җиңүчеләре арасында безнең "Бөгелмә авазы" газетасы да бар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: