Бөгелмә авазы

Җиңүчеләр бүләкләнде

Казан шәһәрендә "Россиянең югары эффектлы социаль оешмасы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне бүләк-ләү тантанасы үтте. Чарада Татарстан Рес-публикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм "ТР эшмәкәрләре һәм предприятиеләре ассоциациясе" региональ бер-ләшмәсенең генераль директоры Алексей Пахомов катнаштылар. Конкурсның төп...

Казан шәһәрендә "Россиянең югары эффектлы социаль оешмасы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабында җиңүчеләрне бүләк-ләү тантанасы үтте.
Чарада Татарстан Рес-публикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова һәм "ТР эшмәкәрләре һәм предприятиеләре ассоциациясе" региональ бер-ләшмәсенең генераль директоры Алексей Пахомов катнаштылар.
Конкурсның төп макса-ты - оешмалар һәм пред-приятиеләр арасында социаль проблемаларны чишүгә җәмгыять игъти-
барын юнәлтү. Конкурс-
та 51 республика оешмасы катнашты. Җиңүчеләр рәтендә - Бөгелмә социаль
яклау учреждениеләре: "Яңа-рыш" мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү үзәге (директоры - Елена Старос-тина), "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты (директоры - Ольга Плеханова). Алар "Җитештерүгә кагылышлы булмаган өлкә оешмаларында һөнәр авыруларын һәм имгәнүләрне киметү өчен", "Җитештерүгә кагылышлы булмаган өлкә оешмаларында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру өчен" номинацияләрендә җиңү яу-ладылар. Бәйгедә откан ак-
чалата грантлар учрежде-ниеләрдә хезмәтне саклау шартларын һәм үзләрендә күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатын яхшыртуга тотылачак.
Рәсемдә: Елена Старос-тина (уңда) һәм Ольга Плеханова тәбрикләүләр вакытында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: