Бөгелмә авазы

Иң затлы һәм кыйммәтле

Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле бердәнбер нәрсәсе - аның саулыгы. Ул шуны саклау өчен теше-тырнагы белән тырышырга тиеш. Әмма күп очракта кешеләрнең гамәлдә авыруның сәбәбен бетерү түгел, ә аның нәтиҗәсен дәвалау гына киң урын ала шул...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Реклама

Хак динебез кеше сәламәтлегенә бик игътибарлы. Изге Коръәндә һәм хәдисләрдә аерым шәхес һәм җәмгыять саулыгы турында кайгырту хокукый нормалар, таләпләр төсен алган. Беренче чиратта, ул шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Көненә биш тапкыр тәһарәт алу, юыну, өс-баш киемнәрен, намаз укый торган җирләрне чиста-пакь тоту, тырнак кисү, гаурәт һәм култык асты йоннарын кырып йөрү, сөннәткә утырту - һәр мөселман өчен фарыз эш. Йогышлы бактерияләрнең ризык, су һәм һава аша таралуын булдырмау өчен пәйгамбәребез (с.г.в.) төчкергәндә һәм йөткергәндә авыз-борыннарны капларга, аш-су өстен ябарга, йокыдан торгач, юынмаган килеш ризыкка орынмаска кушкан. Иманыбызны саклап, мөселманлык гадәт-йолаларын төгәл үтәп яшәү безгә гомер буе таза-сәламәт булып калырга булышыр, җир йөзендә яшә-вебезне сәгадәтле һәм шатлыклы итәр диелгән Изге
китапта.
Әлбәттә, кеше үзенең сәламәтлеге турында авырый башлагач кына ныклап уйлана башлый. Мондый уйлар хастаханә койкасына эләккәч, тагын да көчәя. Күп кенә адәм балалары якты дөньяга ни өчен килүләре, үзләреннән соң нинди эз калдырачаклары турында нәкъ менә шул чакта исләренә төшерәләр. Авыр хәлдә калганда кеше Илаһыбыз турында да уйлана, аңа сыгына башлый. Әлбәттә, беренче чиратта, савыктыруны сорый ул Аннан. Шуңа күрә хастаханәләрдә дә авырулар рухи яктан чистарынсын, Аллаһы Тәгаләгә тагын да якынайсын өчен шартлар, моның өчен мах-
сус урыннар булдыру зарурлыгы алгы планга баса.
Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә мөселманнарга намаз уку өчен бүлмә булдыру турында биш ел элек үк сүз булган иде. Әлбәттә, андый идея белән җирле имам-мөхтәсибәт җитәкчелеге чыга. Һәм менә 26 ноябрь көнне әлеге мөрәҗәгать чынга ашты, үзәк район хастаханәсенең икенче катында намаз уку бүлмәсе ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада катнашкан ТР мөфтие урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Һәрбер авыруга һәм рухи, һәм физик сәламәтлек теләде.
Намаз бүлмәсенең каршысында православие дине вәкилләре өчен бүлмә ачылды. Әлеге дин тарафдарлары үзләренең гыйбадәтләрен шунда кыла тор-
ган булды. Шулай итеп, Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә дәваланучы авыруларның рухи яктан үсеше өчен мөмкинлекләр тудырылды.

Рәсемдә: тантанада бүләкләрнең күплеге шатлыклы күренеш булды. Хаҗи Габит Хәсәнов хастаханә җитәкчелегенә менә шундый күркәм шәмаил тапшырды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: