Бөгелмә авазы

Җиңү китерүче бөгелмәлеләр...

1941 ел, 22 июнь. Радио илебезгә шомлы хәбәр китерә: "Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм иткән!" Фашист оккупантлары илебезнең 1 710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндыра һәм җимерә. Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары була. Сугышның беренче көннәреннән үк русы, татары, удмурты, чувашы, бердәм булып,...

1941 ел, 22 июнь. Радио илебезгә шомлы хәбәр китерә: "Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм иткән!" Фашист оккупантлары илебезнең 1 710 шәһәрен, 70 меңнән артык авылын яндыра һәм җимерә. Бөек Ватан сугышы чоры совет халкы өчен зур сынау еллары була. Сугышның беренче көннәреннән үк русы,
татары, удмурты, чувашы, бердәм булып, туган иле - Ватанын
сакларга күтәрелә, шуңа күрә бу сугыш Бөек Ватан сугышы дип атала да. 1 418 көн һәм төн дәвам иткән әлеге мәхшәрдә ватандашларыбыз җиңү яулый.
Алар илебезне генә түгел, бөтен дөньяны фашизм коллыгыннан коткара. Сугыш авырлыгын бөтен ил, бөтен халык белән бердәм күтәргәнгә генә, Җиңү таңын күрергә насыйп була.

Солдат сугышны сайламый диләр. Ул сугышны игълан да итми. Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына тугры калып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы һәм мәхәббәте нәкъ шул чакта күренә. Менә шундый каһарманнарның берсе - Бөек Ватан сугышы ветераны Гаптелхак Раянов белән күрешеп сөйләшергә насыйп булды миңа.

Сугыш тәмамлануга быел 71 ел тула. "Окоплар инде җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар үсеп чыкты, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмый шул", - дип сүзен башлады Гаптелхак ага. Сугышка ул 1943 елны керә. 17 яшьлек егетне фашистлар белән түгел, ә японнар белән көрәшергә җибәрәләр. Анда Гаптелхак ага Амур елгасы буенда урнашкан Кытай чигендәге Благовещенск шәһәрендә тимер юл станциясен саклый. "Карабин белән револьвердан гына атып
калмадык. Мин, кызым, 138 нче зенит-артиллерия дивизионында хезмәт иттем. Авыр артиллерия туплары белән идарә итәргә туры килде", - дип искә ала ул, хатирәләрне яңартып.

Сугыш юлыннан туган җиренә Гаптелхак Кадыйр улы бары 1950 елда гына кайтып җитә. Туган җире Азнакай районының Әлкәй авылында озак тоткарланмый, Бөгелмәгә эшкә килә һәм авыл хуҗалыгы училищесына инструктор булып урнаша. Анда яшь егетне комсомол секретаре итеп сайлыйлар. Аннары 1946 елда ук Коммунистлар партиясе сафларына кергән егетне шәһәр комитетына эшкә чакыралар. Соңыннан Гаптелхак ага "Муса Җәлил исемендәге" колхозда рәис булып эшли.
Еллар узгач, Бөгелмә аэропортына бүлек начальнигы булып китә.
Анда 35 ел эшләп, лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә Гаптелхак Кадыйр улы үз көнен үзе күрә. Ә 9 Май көне аның өчен - зур бәйрәм. "Җиңү көнендә миңа "покой" юк инде ул.
Я Республика Президенты белән очрашуга чакыралар, я мәктәпләргә
балалар белән очрашуга барам. Парадны калдырганым юк. Туган-тумачалар, дуслар шылтыратып, бәйрәм белән котлыйлар. 9 Майда мин "зур кешегә" әйләнәм", - ди ул шаяртып.

Күкрәге орден-медальләр белән тулган ветеран быел котлауларны май ае
башында ук кабул итә башлаган инде. Без дә Бөгелмә горурлыгы булып торган ветераныбызны Җиңү бәйрәме белән
чын күңелдән котлыйбыз. Гаптелхак Раянов, Сез - зур рәхмәтләргә, ихтирамга
лаек кеше! Сезнең адреска әйтелгән җылы сүзләр салют булып сибелсен!

Җиңү килде җирне нурга күмеп,

Шатлык белән күзне чылатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден-медальләрне чыңлатып...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА, 2016 ел.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: