Бөгелмә авазы

Иң бәхетле көн

Иңнәреңдә ак мамык шәл, Аклык өсти йөзеңә. Үзе җылы, үзе йомшак - Сокланам аклыгына. Охшаган ул, әй, охшаган Күңелең сафлыгына. /Энҗе МӨЭМИНОВА/. Кадерле Фәүзеннаҗәт апа Ярулла кызы Рәхимова 17 апрельдә мәртәбәле 90 яшен тутырды. Хөрмәтле ана шәһәребез кешеләренә яхшы таныш, үзләреннән җыр һәм музыка сәнгатен үстерүгә күренекле өлеш керткән шәхесләр...

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Кешелек дөньясын бакча дип күз алдына китерсәк, бу бакчада ел фасыллары алмашынып тора. Бакчаның капкасыннан яңа үткән берәүләргә таң ата, икенчеләр кояшның югары чагына, бакчаның күкрәп үскән җәйге мәленә хәйран. Шунда ук тагын бер буын тора. Алар инде бу бакчаның аргы ягына килеп җиткән, алларында - тагын капка, шуннан алар алтын-сары яфраклардан түшәлгән сабыр көзне күзәтә.
Гомере буена тырышкан, мактауга лаек хезмәте белән безгә яхшы тормыш яулаган әткәйләр, әнкәйләр алар. Әнкәй янында һәркем - бала, җәмгыятьтә тоткан вазифасын сала һәм гап-гади угыл һәм кыз булып кала. Шәһәр мэрымы ул, телевидение журналистымы, - онытыла, озак итеп утырып, аклык бөркелгән йөзеннән күзләрне алмый, җыерчыкланып беткән кулларын кулдан куймый, кирәк-яракларын сорау, торыр урынын кайгырту теләге уяна.
Фәүзеннаҗәт апа - асыл нәсел варисы. Аңа 8 яшь булганда, әтисе Ярулла хәзрәтне, йортын талап, гаиләсе белән Себергә озаталар. Хәзрәт үзе Магнитогорскида авыр чирдән вафат була. Яшьли ятим калган балаларга, тәннең ныгып җиткәнен дә көтмичә, Төмән өлкәсенең Серов районында урман кисәргә, сал агызырга туры килә.
Иң бәхетле көнең нинди булды дигән соравыма Фәүзеннаҗәт апа болай җавап бирде:
- Без эшләгән тайганың яры буена ак пароходлар килә иде. Шуларны ерактан ук күреп, каршы йөгерә торган идем. Туган-үскән җиремнән килгән шул ак пароходка утырсам, Курмышка кайтып җитәрмен кебек тоела иде. Колхоз рәисенә җибәрегез дип сүз кузгаткач: "Сугыш вакыты. Эшләргә кеше кирәк. Кача алсаң, качып кара", - диде. Шуннан соң юлга чыктым. Мине тотмадылар, Курмышка исән-имин кайтып егылдым. Нигезебез - юк, Мөхтәрәмә апа һәм җизниләр өенә барып кердем. Шуларда торганда, ниһаять, миңа да укырга насыйп булды. Уку теләгем бик көчле иде, русча да, татарча да яхшы белдем, бик яхшы укыдым. Бөгелмәдә сәүдә техникумын тәмамладым, аннары яңадан Курмышка сельпога эшкә кайттым. Бөгелмә музыка мәктәбендә вахтер хезмәтеннән пенсиягә чыктым.
Фәүзеннаҗәт апа бүген кызы Әлфия һәм кияве Ринатның игелекле тәрбиясендә тора, ике оныгы, өч оныкчыгы бар. Биш вакыт намазын калдырмый, һичбер мизгелдә Аллаһыны исеннән чыгармый. Күбрәк язасым килеп, мин үз сорауларымны бирәм, әмма аңа, киресенчә, үзенекен миңа җиткерү мөһим. Ахырда тын калам, ятлаган кебек, кабат-кабат әйткән сүзләренә күнәм һәм риза булам: "Күргән хәсрәтләрем хакына барыр юлларымны якты, ахирәтемне нурлы ит. Кем белән яшисең дисәләр - Аллаһы Тәгалә белән яшим. Өммәтең кем дисәләр - Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәте. Нәселең кем дисәләр - Адәм галәйһиссәлам өммәте. Милләтең кем дисәләр - Ибраһим галәйһиссәлам милләте".
Әнкәй! Сез күрсәткән юл - безнең өчен иң туры юл. Сезнең сүзегез - безгә васыять. Ата-ана васыятенә тугрылык - безгә бәхет дигән сүз.
Беләм, гомер буйларына безне озата барырлар әткәй кебек имәннәр, әнкәй кебек тупыллар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: