Бөгелмә авазы

ХӘЙРИЯ – ХӘЕРЛЕ ГАМӘЛ

25 март көнне Казанның "Корстон" үзәгендә "2014 ел хәйриячесе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты, Хәйрия эшләре буенча республика советы рәисе Рөстәм МИҢНЕХАНОВ та катнашты. Татарстанда хәйрия эшчәнлеге республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. Бу совет 2006 елдан бирле эшли, ә бәйге 2007 елдан башлап, ел...

25 март көнне Казанның "Корстон" үзәгендә "2014 ел хәйриячесе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты, Хәйрия эшләре буенча республика советы рәисе Рөстәм МИҢНЕХАНОВ та катнашты.

Татарстанда хәйрия эшчәнлеге республика дәүләт сәясәтенең бер өлеше булып тора. Бу совет 2006 елдан бирле эшли, ә бәйге 2007 елдан башлап, ел саен үткәрелеп килә. Әлеге бәйгедә җиңүчеләр - республикабызның һәм үзләре яши торган шәһәр-районнарның икътисади һәм сәяси үсешенә аеруча зур өлеш кертүче затлар. Шушы еллар эчендә конкурсларда катнашканнарның социаль юнәлештәге проблемаларны хәл итү өчен тоткан акчалары җәмгысе 22 миллиард сумнан, ә гамәлгә ашырылган проектлар саны 1500дән артып китә.
Республикада барлыгы 250ләп хәйрия оешмасы, 450ләп социаль юнә-лешле коммерцияле булмаган оешма эшләп килә. "Бөгелмә муниципаль районы иреклеләр координацион үсеш үзәге" дә (җитәкчесе - Наталья Кулагина) - районыбызда һәм республикада танылу алган оешмаларның берсе. 2014 ел йомгаклары буенча узган декабрьдә генә "Муниципаль иреклеләр үзәге" номинациясендә җиңү яулаган бу оешма быел да мактаулылар исемлегендә. "Дарующие свет" номинация-сендә җиңүчеләр дип табылды.
Рәсемдә: бәйрәм тантанасында Бөгелмәдән 10 балалы Красновлар гаиләсе дә катнашты. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы турында тулырак газетабызның "Атна вакыйгалары"нда укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: