Бөгелмә авазы

Хыяллар чынга ашканда...

"Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүче Оксана Шистерова һәм аның остазы - педагог Ольга Костина Мәскәү шәһәре мәдәният департаменты уздырган "Сәламәт балачак - синең белән мин ул" дип атала торган әдәби иҗат фестивале кысаларында узган мультимедиа презентацияләре бәйгесендә дипломант булдылар.


Ольга ПЛЕХАНОВА.
социаль приют директоры.

"Хыялымдагы шәһәр" дигән баш астында узган бәйгедә илебезнең төрле почмакларыннан барлыгы 87 кеше катнашкан. Оксана үзенең остазы ярдәмендә ямьле шәһәребез, аның ярдәмчел, шәфкатьле, киң күңелле кешеләре турында бәян иткән. Олы йөрәкле кешеләр турында сөйләү һич кыенлык тудырмый, чөнки приютта тәрбияләнүчеләр андый затлар турында ишетеп кенә түгел, күреп тә бе-ләләр, ярдәмнәрен дә тоеп яшиләр. Үз чыгышларында
безнең конкурсантлар Бөгелмәбезнең "резерв"лары һәм мөмкинлекләре турында да сөйлиләр.
"Без ХХI гасыр балалары, шуңа күрә дә хыялымдагы шәһәремдә иҗади планнарны, идеяләрне, талант ияләренең уй-ниятләрен чынга ашыруга аеруча зур игътибар бирелергә һәм тагын да киңрәк мөмкинлекләр тудырылырга тиеш. Минем хыялымдагы шәһәрдә булачак чемпионнар хәзерләнә торган үзәкләр-клублар бихисап, шулай ук анда әти-әниле, әби-бабайлы, энекәшле-сеңелкәшле бәхетле гаиләләр генә гомер кичерә. Халыклар барысы да зур бер тату гаилә булып, матур һәм күңелле яшиләр", - ди Оксана. Кыз андый шәһәрнең чыннан да була алуына һәм үзебездән соң нәкъ шундыйны калдыра алуыбызга ихлас ышана да. Ямьле, матур, яшәү өчен рәхәт шәһәр булачак ул. Бөтен кешеләр дә бер-берсенә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булачак, алар тормышында явызлыкка урын калмаячак. Һәрбер шәһәрдәшебезнең күңелендә бары тик якты уйлар, изге хыяллар һәм сафлык хакимлек итәчәк. Яраткан эше белән шөгыльләнеп, һәр кеше аны җаны-тәне белән бирелеп эшләячәк, яхшы гамәлләр кылу хакына көчен дә, белемен дә кызганмаячак. Кешеләр үзләренең дә, балалары һәм оныкларының да киләчәге өчен тыныч булачак. Чөнки ул киләчәк - матур һәм якты.
Шәһәребездә тынычлык, иминлек, матурлык хөкем сөрәчәк. Урамнарда һәм мәйданнарда да, кешеләрнең күңел хисләренең чагылышы буларак, мәңгелек яз кояшы балкыячак...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: