Бөгелмә авазы

Хуш, Универсиада!

Июль аенда республикабыз, ил халкы Универсиада белән яшәде дисәк, арттыру булмастыр. Менә инде ул - студент спортчылар арасында үткәрелгән XXVII җәйге Универсиада да тарих битләренә язылып бара. Бүген кичке сәгать 10да Татарстан Республикасы башкаласы Казанда аның ябылу тантанасы булачак. Шулай итеп, унике көнгә сузылган спорт бәйрәме ахырына якынлашты.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Чыннан да, илебезнең яшь спортчылары безгә - тамашачыларга зур бәйрәм ясадылар, җиңү арты җиңү яулаулары моның ачык мисалы булып тора. 1973 елда Мәскәүдә уздырылган Универсиадада совет атлетлары җәмгысе 134 медаль яулаганнар икән. Шуларның 68е алтын булган. Әле күптән түгел генә, 2011 елда Кытай Халык Республикасының Шэньчжэнь шәһәрендә узган Универсиадада әлеге ил спортчылары тарафыннан 145 медаль яуланган иде, шуларның 75е - алтын. Казанда үткәрелгән студент уеннарында да, якынча, шундыйрак саннар булыр дип уйлаган идек, өметләре-без акланды! Алай гына да түгел... Уеннарның инде беренче көннәрендә үк безнең спортчыларыбыз бер-бер артлы медальләр яулый башладылар. Әйе, старттан ук медальләр зачетында беренчелекне алдык һәм берничә көннән инде әлеге алдынгылыкны башка беркемгә дә бирмәячәгебез ачыкланды. Илебезнең спорт федера-цияләре командаларны туплаганда нәтиҗәле эшләгәне көн кебек ачык: яшь спортчылар Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре белән бергә чыгыш ясады һәм уңышка ирештеләр. Алар киләчәктә илебез данын төрле ярышларда, Олимпиада уеннарында лаеклы яклар дигән ышаныч зур һәм яуланган медальләр моның шулай булачагына ныклы ышаныч бирә. Аларның саны түбәндәгечә: җәмгысе 256 (!) медаль яуланган, шуларның
132се (!) - алтын, 67се - көмеш, 57се бронза. Тагын шунысын да әйтергә кирәк, әлеге мәгълүмат 16 июль көненә, әле ярышлар дәвам итә, шуңа күрә күрсәткечләр моннан да күркәмрәк булыр дип ышанып әйтеп була.
Тагын бер сөенечле нәрсә бар. Татарстан спортчылары да ил данын лаеклы якладылар: Яна Мартынова - йөзүдә, Рәҗаб Бутаев һәм Мөхәммәд Омаров бокста Универсиада чемпионы исемен яуладылар. Милләттәшләребез Алия Мостафина, Юлия Зарипова (рәсемдә), Илгизәр Сафиуллин, Илдар Миншин һәм башкаларның чыгышлары халкыбыз өчен горурлык хисләрен тагын да арттырды. Ә билбау көрәшендә чыгыш ясаган егетләребезне алыгыз сез! Нәфис Миңнебаев, Илнар Галимов, Илнур Мортазин һәм Ренат Әхмәтшин - Татарстан вәкилләре, татарлар бит, ничек горурланмыйсың инде алар белән!
Аларга киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр насыйп булуын гына телисе кала.
Ни кызганыч, спорт бәйрәме бик тиз үтеп китте шул. Аның турында бик озак фикер алышырбыз, сагынып искә алырбыз әле без. Ә бүгенгә "Хуш, Универсиада!" дибез һәм республикабызда киләсе дөньякүләм спорт ярышларын түземсезлек белән көтеп калабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: