Бөгелмә авазы

Хуҗалыклар киләсе ел уңышына әзерләнә

30 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районының авыл хуҗалыгы идарәсе (җитәкчесе - Руслан Сәйфетдинов) "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта район җитәкче-белгечләре өчен семинар-киңәшмә оештырды. Семинарда сүз, киләсе ел уңышы турында кайгыртып, җир эшкәртү, уңыш җыю техникасын кышкы саклауга кую, туфракка яхшы сыйфатлы, барлык технологияләрне дөрес кулланып эшкәртелгән орлык иңдерү өчен бүгеннән үк...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Җаваплылыгы чикләнгән "Муса Җәлил исемендәге" җәмгыять җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәев район хуҗалыкларыннан килгән җитәкче-белгечләрне техника паркында каршы алды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов быелгы урып-җыюның тәмамланып килүен, бу кампаниядә уңышлы эшләүчеләрне билгеләп үтте һәм бүгенге көндә хуҗа-лыкларда техниканы кышкы саклауга кую, орлыклык материал әзерләүнең барышы белән кыскача таныштырып узды.
Техника паркында тәгәрмәчләре ап-акка буялган техника, механизмнары майлап төреп куелган агрегатлар әллә кайдан ук игътибарны җәлеп итеп тора. Комбайннар да тулы тәртиптә. Чыннан да, биредәге бар булган чәчкеч, җир эшкәртү машиналарының, азык әзерләүче, ашлык җыючы техника, тракторларның чистартып-юып, майлап, тиешле нормативлар нигезендә саклауга куелган булуы безне сокландырды. Техниканың төрлелеге, заманча һәм чагыштырмача яңа булуы да бу хуҗалыкның "үз аягында" нык торуын ассызыклаучы бер күрсәткеч булып санала.
Авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры Мирзанур Солтанов, семинарда катнашучылар алдында чыгыш ясап, район хуҗалыкларында шушы мөһим эшнең барышы белән таныштырды. "Калган эшкә кар ява диләр, әгәр бу әһәмиятле эшне язга калдырабыз икән, бүгенге белән чагыштырганда, ике-өч мәртәбәгә кыйммәткәрәк төшәчәк, - диде ул. - Семинарның максаты - шушы хуҗалык мисалында чәчү, урып-җыю, җир эшкәртү техникасын ни рәвешле дөрес итеп саклауга куюны күрсәтү".
Еш кына хуҗалык җитәкчеләре акча җитми, тегесе юк, монысы юк дип зарланырга ярата. Күп очракта булганын бөртекләп, кадерләп тота белмибез. Ә менә тырыш, оешкан һәм үз хуҗалыгына сакчыл караганның бар да тәртиптә булыр. Әнә бит "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкның машина-трактор паркы территорияләре тулы тәртиптә, техниканы ремонтлау мастерскойлары кышкы салкыннарга әзер. Нәкъ менә шушындый семинарлар вакытында җитәкчеләр-белгечләр уңай мисаллар үрнәгендә күпмедер дәрәҗәдә хуҗалык итәргә, сакчыллыкка, тәртипкә өйрәнәдер дә әле.
Аннары семинарда катнашучыларга хуҗалыкның орлыклар саклана торган амбарларын күрсәттеләр. Инде күп тапкырлар әйткәнебезчә, сыйфатлы орлык уңышның нигезе булып тора. Бу, чыннан да, шулай. Язын тиешле дәрәҗәдә чистартылмаган, дымлылыгы артык булган начар орлыкны җир куенына салсаң, аннан юньле уңыш көтмә инде. Аннары килеп, көзен төрле басуларда, участокларда уңышның чуар булуына гаҗәпләнгән булабыз әле.
Амбарда авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Геннадий Марковской орлыкларны агулау, үзвакытында фитоэкспертиза үткәрү киләсе ел уңышына төпле нигез салуга мөмкинлек бирәчәге турында сөйләде. Белгечнең фикеренчә, орлыкларны эшкәртүнең сыйфатлы булуы мөһим роль уйный. Шуңа да андый орлыкларның беренче партиясен контроль-токсикологик лабораториядә тикшертеп, аның нәтиҗәләре буенча тиешле төзәтмәләр кертергә кирәклеген дә искәртте ул һәм шулай ук орлыклык материалны, мөмкин булганча, читтән кайтаруга түгел, шушы тирәнең һава шартларында ныклы тикшерү узган орлыкка өстенлек бирергә кирәклеген дә ассызыклады.
Семинар соңында муниципаль район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов: "Гомумән, бүгенге көндә район хуҗалыклары чәчүлек орлык белән тәэмин ителгән дияргә була, әмма моны документлар белән расларга кирәк", - диде һәм киләсе атнада узачак семинарның урынын "Возрождение крестьянства" хуҗалыгында дип билгеләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: