Бөгелмә авазы

Хәтердә мәңге сакланыр

1941 елның 22 июне. 71 ел элек совет халкы җилкәсенә әйтеп бетергесез авыр сынау төшә - Бөек Ватан сугышы башлана. Кешелек тарихында тиңдәше булмаган масштабтагы сугыш була ул.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Әлеге сугыш китергән бәла-казалар дистә еллар үтсә дә, инде берничә буын вәкилләре алышынса да, онытылмый. Ул хатирәләр әбиләребез, бабайларыбыз, әтиләребез, әниләребездән - безгә, бездән балаларыбызга күчә бара һәм алга таба да, тарих ул афәтле көннәрне ерагайткан саен, күңелләребездә ныграк сак-ланыр әле. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки әлеге сугыш китергән кайгы-хәсрәт, югалтулар бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән.

Реклама

Бөек Ватан сугышында дошманга каршы Совет илендә яшәгән бар халыклар бердәм булып күтәрелә, шул исәптән безнең татар милләте дә. Шуңа күрә, зур югалтулар хисабына булса да, илебез әлеге сынауны уңышлы үтә. Татар уллары, кызларының фронттагы һәм тылдагы батырлыклары турында горурланып сөйлибез. Алар язмышы безнең өчен якты маяк булып тора. Шул уңайдан, сугыш барган көннәрдә фронтовик татарларга халкыбызның сәлам хатыннан өзек китерү урынлы булыр: "Газиз улларыбыз һәм кызларыбыз! Сөекле ирләребез! Кадерле туганнарыбыз!

Барлык татар халкының өмете сезгә текәлгән. Халык йөрәге сезнең белән тибә. Иртәнге сәгатьләрдә фронттан шатлыклы яңа хәбәрләр тыңлау өчен без барыбыз да бер үк минутта уянабыз. Безнең гаскәрләр уңышлы рәвештә алга баралар, туган җиребезне явыз дошманнан тазарталар дигән күңел-
ле хәбәрне ишеткән саен су-лышларыбыз иркенәеп китә.

Без һәркайсыгызның ничек сугышуын күңел күзе белән күреп торабыз. Алмас кылычларыгыз дошман башларын кисеп тәгәрәткән саен, корыч ядрәләрегез җир күтәрмәс явызларның кара йөрәкләре-нә барып кадалган саен без хәтсез куанабыз, бөтен ил белән җыелып, чын күңелдән рәхмәтләр укыйбыз", - диелгән була анда. Менә шундый фронт һәм тыл бердәмлеге булу Җиңү китерүдә әһәмиятле фактор булып торгандыр да инде. Мондый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләрне укыган татар сугышчылары, мәшһүр шагыйребез әйткәндәй, үз-үзләрен аямыйча, арысландай сугышканнар, Бөек Җиңүгә үзләреннән лаеклы өлеш керткәннәр. Мәңгелек дан аларга!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: