Бөгелмә авазы

Хәтер көне

Милләтемнең күңел җәүһәрләрен Тутык алмас, ут, су, җил алмас. Җир йөзендә таулар югалса да, Татар үлмәс, татар югалмас. /Фазыл ШӘЕХ/. 12 октябрь - 1552 елда Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәштә һәлак булганнарны искә алу көне. Бу көнне шәһәребезнең үзәк мәчетендә өйлә намазыннан соң җыелган җәмәгать тагын бер тапкыр тарихыбызны барлады....

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Җыенны Татарстан мөфтие урынбасары, Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Хәтер көненең әһәмияте турында сөйләп, ул шәһәребез тарихында әле күптән түгел генә булган вакыйгаларны бәян итте. "Аллага шөкер, бүгенге көндә шәһәр һәм райо-ныбызда яшәүче милләттәшләребез иркенләп үз ана телләрендә аралаша ала. Моңа бернинди каршылыклар да юк. Шул ук вакытта, хәтерлисездер, шәһәр урамнарында, җәмәгать урыннарында татарча сөйләшү "оят" булып саналган вакытлар да әллә ни еракта калмады бит әле. Боларны да истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә бүгенге тормышыбызга Аллаһы Тәгаләгә шөкрана итеп яшәргә тиешбез. Барлык нәрсә үзебездән тора, гаиләдә алган тәрбия зур роль уйный. Бүген кысулар юк, шулай булгач, милләтебез үсеше өчен киртәләр дә юк. Милләтебез яши, туган телебездә балаларыбыз, оныкларыбыз белән сөйләшү, аның бөтен матурлыгын җиткерү безгә әманәт итеп Аллаһ тарафыннан билгеләнгән. Моны да истән чыгармаска иде", - диде.
Мәҗлеснең мөхтәрәм кунагы, тәҗрибәле аксакалыбыз, шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Камил ага Солтанов исә тарихыбызны белеп, аны барлап, киләчәкккә карап яшәү кирәклеген әйтте. Әлеге көнне дә ул моннан 462 ел элек булган шанлы вакыйгаларда шәһит киткәннәрне искә алып, алар рухына дога кылу формасында уздыруны алга сөрде. Аннан килеп, шәһәр һәм районыбызда төрле милләт вәкилләренең бергәләп, дустанә яшәүләре өчен иҗтиһат кылу ки-рәклеген дә җиткерде.
Татар иҗтимагый үзәгенең Бөгелмә бүлеге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин халкыбызның киләчәге якты буласына зур ышанычлар баглавы турында дәлилләр китереп сөйләде. Аның әлеге фикерен милләтпәрвәр Фәрит Нәбиуллин да куәтләде: "Җәмгыятебездә булган төрле юнәлешләрдә эшләүче, шул ук вакытта халкыбыз тәрәккыяте өчен тырышучы барлык уңай көчләрне берләштергәндә эшебез уң булыр", - диде ул.
Хаҗи Габит ага Хәсәнов шәһәребезнең Заречная урамындагы чишмә янында булган мәрәкәләрне искә алды. Баксаң, анда үткәрелгән реконструкция эшләреннән соң, беркем белән дә килештермичә, рус телендә генә язылган такта элеп куелган икән. Югыйсә, хакимият белән дә килештереп эшләнгән, республикабызның ике дәүләт телендә дә язылган таш такталар әзерләү эше ахырына якынлашкан бит. Менә шундый, уйламыйча башкарылган гамәл-ләрнең җәмгыятебездә каршылыкларга китерүен дә билгеләде аксакал. Һәм инде килеп туган вәзгыятьне чишү юлларын бергәләп эзләргә чакырды.
Җыен алга таба да милләттәшләребезнең чыгышлары белән дәвам итте. Аларда милли тарихыбызны өйрәнү, аны Шәҗәрә бәйрәмен оештырудан башлау фикере күтәрелде. Шул ук вакытта үсеп килүче яшь буынга халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи байлыгын җиткерү мәсьәләсенең дә кискен торуы, рухи байлык булмаганда, җәмгыятьтә иминлек юклыгын да җиткерделәр. Матди байлык кына күңел тынычлыгы китермәвен Фазыл Вәлиәхмәт анык итеп әйтте.
Әлеге җыенда үткән тарихыбыз, бүгенгебез һәм киләчәгебез турында ачыктан-ачык сөйләшү булды. Җыен мәркәзебез Казанны яклап шәһит киткән милләттәшләребез рухына дога белән тәмамланды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: