Бөгелмә авазы

Хәтер исән

1552 елның 15 октябре. Бу көн - милләтебез тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган Хәтер көне генә түгел, ә күңелләребезне сафландыру, пакьләндерү, чистарыну көне дә.

1990 елның 26 сентябрендә башкалабыз Казанда Сөембикә манарасына ай куелды, ә 15 октябрьдә исә манара янына меңләгән кеше җыйналып, Коръән укыды, Хәтер көне беренче тапкыр зурлап уздырылды һәм бу көн, шул елдан башлап, тантаналы рәвештә билгеләп үтелә башлады. Өстендә ай торгызылган манара төбендә берничә ел рәттән Ураза һәм Корбан гаете укылу да нур өстенә нур булды.
1549 елның мартында Казан ханы Сафагәрәй, үзенең варисы кем икәнен дә атарга өлгерә алмыйча, 39 яшендә үлеп китә. Тәхеткә аның кечкенә улы Үтәмешгәрәйне куялар. Аңа әле бу вакытта ике генә яшь була. Шуңа күрә әнисе Сөембикәне аның янына хан урынына эшләп торучы ханбикә итеп билгелиләр. Әмма Казан белән озак идарә итәргә насыйп булмый аларга.
"Иделгә чыкканда, карадым мин калага, Калды елап Казаным, охшап үксез балага", - дигән сүзләр бар "Сөембикә бәете"ндә. Әлеге сүзләр ул чактагы вәзгыятьне тулысы белән ачып бирә дә инде. Ханбикә Сөембикә белән Үтәмешгәрәйне Мәскәүгә алып киткәннән соң, Казан дәүләте озак яшәми, 1552 елда җимерелә...
Халкыбызның үткәненә күз төшерсәк, анда аның данлы, чәчәк аткан чорларын да күрербез. Әмма тарих шундый катлаулы ки, шома гына килгән юл кинәт өзелә, упкыннар каршына китереп бастыра. Халкыбыз тарихында мондый көннәр дә күп булган. 1552 елның 15 октябре - шундый иң фаҗигале көн. Шәрыкъ дөньясында һәм Европага киң танылган Казан ханлыгы җимерелгән көн.
Ул көннәрдән соң инде берничә гасыр вакыт узган. Шулай булса да, тарихта булган вакыйгалар үзен татар дип санаган һәрбер инсанның күңелендә яши, шуның белән бергә татар дигән милләт тә саклана, үткәннәрен барлап, алга карап, бүген дә яшәвен дәвам итә ул. Әйе, бу дөньяда татар атлы халкым бар, аның хәтере бар, чөнки ул ялганнан яралмаган, ә тарихтан яралган. Хәтер исән! Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән, Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.
 
Мәңге уяу күзле галәм үзе әйтер:
Вакыт яшәр яшәгәндә Җирдә Хәтер!
Руслан ҖӘЛӘЕВ әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: