Бөгелмә авазы

Хөрмәтле аксакалыбыз

20 март көнне хакимият бинасының зур киңәшмәләр залында Бөгелмә муниципаль районы Советы II чакырылыш депутатларының чираттан тыш XXXVII cессиясе булды. Сессия эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Руслан Сәйфетдинов фотосы.
Көн кадагында Хәмит Газиз улы ШАФИКОВка "Бө-гелмә муниципаль районы Почетлы гражданины" исемен бирү турындагы мәсьәлә каралды.
Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы сугыш һәм тыл ветераннары советы юллавына һәм "Бөгелмә муниципаль районы Почетлы гражданины" исемен бирү турында"гы нигезләмәгә таянып, Бөгелмә муниципаль районы Советы карар чыгарды:
1. Шәһәр һәм район иҗтимагый тормышында актив катнашканы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы сугыш һәм тыл ветераннары советы рәисе урынбасары Хәмит Газиз улы ШАФИ-КОВка "Бөгелмә муниципаль районы Почетлы гражданины" исемен бирергә.
2. Хәмит Газиз улы ШАФИКОВка Бөгелмә муниципаль районы Почетлы гражданины Дипломын тапшырырга.
3. Әлеге карарның үтәлүен контрольдә тотуны үз өстемдә калдырам.
Ф. Мөхәммәтов,
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкаручы.
Рәсемдә: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов Хәмит Газиз улы Шафиковны 90 яшьлек юбилее белән котлады һәм Бөгелмә муниципаль районы Почетлы гражданины Дипломын тапшырды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: