Бөгелмә авазы

Хөрмәткә лаек бөгелмәлеләр

Күптән түгел Татарстанның алдынгы сыер савучылары һөнәре буенча иң осталарны билгеләү өчен Әтнә районына ярышка җыелдылар. Анда 44 районнан килгән савымчылар, технологлар һәм табиблар белемнәрен дә, эштә ничек булдыруларын да күрсәттеләр. Араларында бөгелмәлеләр дә бар иде. Алар - авыл хуҗалыгы идарәсе технологы һәм "Наратлы" хуҗалыгы савымчысы. Соңгысы, "Наратлы" хуҗалыгы савымчысы...

Күптән түгел Татарстанның алдынгы сыер савучылары һөнәре буенча иң осталарны билгеләү өчен Әтнә районына ярышка җыелдылар. Анда 44 районнан килгән савымчылар, технологлар һәм табиблар белемнәрен дә, эштә ничек булдыруларын да күрсәттеләр. Араларында бөгелмәлеләр дә бар иде. Алар - авыл хуҗалыгы идарәсе технологы һәм "Наратлы" хуҗалыгы савымчысы. Соңгысы, "Наратлы" хуҗалыгы савымчысы Асия Әхмәтҗанова белән без кичә күрешеп-сөйләштек.

Без Бәкер авылы янында урнашкан җәйге тарлауга килеп җиткәндә, Асия ханым җиң сызганып сыерлар сава иде.

- Гел мине төшерәсез инде, - ди ул тыйнак кына елмаеп. Асия Әхмәтҗанова, чыннан да, еллар буе районда беренчелекне тоткан савымчы. 2008 елдан бирле республика күләмендә үткән бәйгеләрдә катнашып килә. Быел 4 нче тапкыр Бөгелмә данын яклаган.

- Күңелем булып кайтты әле, зурлап, кунак иттеләр анда савымчыларны. Беренче көнне теориядән экзамен тотсак, икенче көнне саву аппаратларын сүтеп җыйдык һәм сыер савып күрсәтттек. Элек мондый ярышлар районда да оештырыла иде, җиңүчеләргә суыткычлар, телевизорлар бүләк итә торган иделәр. Әйтергә кирәк, сыер савучылар андый ярышларда теләп катнашалар һәм үзләренең бөтен осталыкларын күрсәтергә тырышалар бит. Бер үк вакытта алар тәҗрибә дә алышалар, терлекләрне асрау һәм терлек авыруларын профилактикалау буенча бик кирәкле киңәшләр алалар. Шуңа күрә мондый ярышларны оештыра башласалар, бик күркәм булыр иде дигән фикердә мин, - ди Асия ханым.

Мин дә аның фикере белән килешәм, конкурс терлекчеләр эшенең олы хөрмәткә лаек булуын тагын бер кат ассызыклап үтәргә мөмкинлек бирә. Чөнки алар яңгыр дими, салкын дими, иртә таңнан торып, фермага ашыгучылар бит. Авырлыкларга карамастан, күпләр үзләре сайлаган һөнәргә гомере буе тугры кала. Асия Әхмәтҗанова да шуларның берсе. Ул яраткан һөнәренә 27 елын багышлаган. Бүгенге көндә көненә 600 литр сөт савып ала. Карамагында - 35 сыер. Шуның 33че сөт бирә. Бозаулар карау да савымчылар өстендә. Хезмәт хаклары никадәр сөт савып алуга бәйле икән. Авыр булса да, үз һөнәрләренә тугры булган кешеләр мактауга һәрчак лаек алар.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: