Бөгелмә авазы

Хисап тотар чак җитте

Бөгелмә муниципаль районы авылларында отчёт сессияләре башланды. Аларның беренчесе Яңа Сумароково һәм Подгорный авыл җирлекләрендә узды. Подгорный авыл җирлеге сессиясендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, аның урынбасарлары, бүлек һәм службалар җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, мәгариф учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре вәкилләре, җирле халык катнашты. Сессияне җирлек башлыгы Нина Ионичко алып барды....

Төп юнәлеш - халык белән эшләү
Авыл җирлекләре эшчәнлегендә төп юнәлешләрнең берсе - халык белән эшләү. Җирле үзидарә дәүләт белән гражданнар арасында бәйләүче звено булып торырга тиеш. Шәхсән кабул итүләр, мөрәҗәгатьләр белән эшләүләр, гражданнар җыеннарында катнашу - авылларда бу көндәлек эш нормасы. 2014 елда 54 кеше шәхсән кабул ителгән, 9 язма мөрәҗәгать булган, 669 белешмә бирелгән.
Агросәнәгать комплексы да авыл җирлегендә иң мөһим эшчәнлек юнәлешләренең берсе булып тора. Сөрүлек җирләр мәйданы 6 550 гектар тәшкил итә, көтүлекләр - 2 326 гектар. Сыерларның баш санын саклап калу өчен узган елда һәр савым сыерына 2 000 сум исәбеннән акча бирелеп, бу төр ярдәмнең тулаем күләме 386 000 сум булган. Шәхси хуҗалыкларда 508 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.
"Шәхси хуҗалыкларда гаилә фермаларын үстерү" дип аталган республика программасы кысаларында, 4 гаилә фермасы эшли, аларда 289 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. 5 кеше барлыгы 1 550 000 сумлык кредит алган.
Район өчен ел уңышлы булды
Районның 2014 елдагы эшчәнлеге хакында хисап доклады белән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров чыгыш ясады. "Йомгак ясаганда, узган 2014 елның уңышлы булуын әйтеп үтү кирәк, билгеләнгән социаль-икътисади үсеш ниятләрен, тулаем алганда, үтәп чыгу, уңай үсеш динамикасын саклап калу мөмкин булды", - диде ул.
Агымдагы елда, хәзерге бәяләр белән исәпләгәндә, 700 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү көтелә, үсеш темплары 108 процентка җитәр дип ният ителә. Шулай булса да, бу тармакта хәлләр катлаулы булып кала - терлекләр саны аз, бөртеклеләр уңышы түбән. "АПК проблемаларын без һава шартларына, Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына (ВТО) кергәч, аерым төр авыл хуҗалыгы продукцияләренә пошлиналар артуга, чикләүче санкцияләргә бәйләп карарга өйрәнгән, әмма еш кына моның төп сәбәбе - урыннардагы ваемсызлыкта", - дип саный Линар Закиров.
Югары технологияле гаилә фермаларына башлык аерым өметләр баглый. Андыйлар районда - 40. Сүз уңаеннан, Батыр авылыннан Марат Ситдыйков фермасы 2014 елда Татарстанда иң яхшы дип танылды.
Сессия ахырында Нина Ионичко узган ел аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешеп эшләгән актив авылдашларына бүләкләр тапшырды.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Бөгелмә муниципаль районы
матбугат хезмәте җитәкчесе.
А. Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: