Бөгелмә авазы

Хәерле юл, укучылар!

25 май көнне Бөгелмә районы һәм шәһәр мәктәпләрендә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналар узды. Район башлыгы Илдус Касыймов 1 нче мәктәптә үткән бәйрәмдә катнашты. Мәктәп музеенда һәм сыйныфларда булганнан соң ул башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары белән аралашты.

Марина Колесникова,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.

Шәһәр мэры чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады һәм алда торган сынауларны уңышлы бирүләрен һәм дөрес һөнәри юл сайлауларын теләде: "Бу бәйрәм шунысы белән истәлекле, әлеге көнне Бөгелмә мәктәпләренең 517 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен тормышларының иң якты этапларының берсе - балачак чоры тәмамлана. Укучылар яңа - катлаулы һәм шул уку вакытта кызыклы да булган чорга аяк басалар, киләчәктә алар көн саен сынау бирәчәкләр - тормыш сынавын".

Реклама

Быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре турында матур фикерләр калдыралар. Алар укуда да, спортта да, мәктәпнең иҗтимагый тормышында да яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Күбесе аерым фәннәрдән район, республика олимпиадаларында җиңүләр яуладылар. Төрле конкурс призерлары да бар.
Укытучылар һәм ата-ана-лар аларга алган белемнәрен сакларга һәм гыйлем бирүче яңа өлкәләрдә арттырырга чакырдылар, үзләренең көчләренә ышаныч булуын һәм бәхетле киләчәк теләделәр.

Мәктәп вальсы яңгырады... Укучылар биюдә әйләнделәр, бәйрәмдә катнашучы һәрбер кеше бу мизгелдә дулкынлану кичерде, хәтта күңелләрне сагыш басты. Ләкин бәйрәм иде бу, олы тормыш юлына аяк басу бәйрәме. Беренче сыйныф укучылары абый-апаларына барлык сынауларны да "5"кә тапшыруларын теләделәр. Бәйрәмнең якты йомгагы булып, тормышның яңа этабына чакыручы Соңгы кыңгырау чыңлады...
Хәерле юл сезгә, кадерле укучылар! Яңа тормышка аяк басуыгыз белән!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: