Бөгелмә авазы

Хатын-кыз тормыш терәге

Хатын-кыз ул - изге җан иясе, Нәсел җебен дәвам итүче. Бер-берсенә ялгап буыннарны, Килер заманнарга илтүче. Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Бу датаны бөгелмәлеләр дә зурлап билгеләп үтте. 7 март көнне Техника йортында хатын-кызларга багышланган концерт булып узды....

Хатын-кыз ул - изге җан иясе,

Нәсел җебен дәвам итүче.

Бер-берсенә ялгап буыннарны,

Килер заманнарга илтүче.

Яз кояшы елмаеп карап, табигатьнең уяна башлаган мәлендә язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итәбез. Бу датаны бөгелмәлеләр дә зурлап билгеләп үтте. 7 март көнне Техника йортында хатын-кызларга багышланган концерт булып узды.

Бәйрәм ир-егетләр башкарган җырдан башланды һәм хатын-кызга мәдхия уку белән дәвам итте. Бөгелмәнең гүзәл затларына җылы сүзләрне шәһәр мэры Линар Закиров та җиткерде.

- Бу - безнең иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки апа-сеңелләребезнең, әниләребезнең, әбиләребезнең, хатыннарыбызның, сөйгән ярларыбызның бәйрәме. Шуңа күрә, бик тә кадерле көн. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhәлеге дә нәкъ менә язның кояш нурларыннан тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы ләлә чәчәк ата. Хатын-кыз ул - гаилә нигезе, ә гаилә - дәүләт нигезе. Сез - аналар да, бизнес вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре дә. Сезнең алда баш иябез . Бәйрәм белән сезне! - дип узды ул.

Бәйрәмгә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" дип исемләнгән республика конкурсында катнашучылар да чакыру алган иде. Татьяна Красных - шуларның берсе. Ул - дөнья чемпионы исемен алган Александр Красныхның әнисе. Аның белән без концерт башланганчы ук күрешеп-сөйләшеп алдык.

Хатын-кыз үзенең камиллеге белән язны, тирә-якны тагын да матурлый төшә инде ул. Татьяна Красных шуны дәлилләп янып-балкып, елмаеп тора.

- Мин - иң бәхетле хатын-кызларның берсе. Моны хәтта яшерә алмыйм. Миннән һәрберсе: "Чемпион тәрбияләү авырмы?" дип сорарга ярата. Аларга "Җиңел түгел", - дип җавап бирәм. Чөнки бу күп көч куюны таләп итә торган эш. Бер сүз белән әйткәндә, балаң горурланырлык әни кеше булу инде ул. Моның өчен төнеңне дә йокламыйсың, тормышның үткәнен, алдагысын уйлап эш итәсең. Улымның да, минем дә тырышлыгым юкка булмады. Хәзер үзем балам белән горурланып яшим. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашыннан" бәйгесендә дә бик теләп катнаштым. Бары җылы истәлекләр генә калды, - ди Татьяна Красных.

Хатын-кыз күңеле белән яздан нидер көтә, нидер өмет итә. Шуңа да дөньяның иң гүзәл затларына чиксез бәхет, гаилә җылысы, сәламәтлек теләп калабыз. Әниләрне, әбиләрне хөрмәтләү бәйрәме мәңгелек булсын!

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: