Бөгелмә авазы

Кыш бабай, кил безгә, Яңа ел бәйрәменә!

Безнең якларга Кыш бабай ел саен озаккарак килә бугай, яратты безне, ахрысы. Карагыз инде, ноябрь башында кар төште дә, безнең: "Әле бу кар озакка түгел, бер тапкыр булса да, эрисе бар", - дип уйлавыбызга да карамастан, безгә үч иткәндәй, шакранлап катты да куйды. Календарь кышка яңа гына кергән булсак та,...

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары.

Ә кыш булгач, традиция буенча, Яңа елны, Кыш бабайны лаеклы каршыларга кирәк. Шул нисбәттән, Бөгелмә муниципаль районында бу эшне оешма-предприятиеләр күптән баш­­­­ладылар инде. Мәсәлән, Әл­­­мәт ягыннан шәһәргә кергән урында - "Татнефть" заправкасында 2012 ел символы Аждаһаны байтактан ясап куйдылар инде, күптән түгел үзен буяп, матурлаганнар икән. Бу тирә җәй көннәрендә дә халык күңелен җәлеп итәрлек, чөнки биредә һәрвакыт чәчәкләр патшабикәсе роза гөлләре күкрәп үсеп утыра.

Ә менә шәһәр үзәге һәр елны Яңа елда Бөгелмә­безнең визит карточкасы булырлык итеп бизәлә. Мо­ңа Бөгелмә шәһәр төзелеше һәм архитектура ида­рә­се­нең элекке җи­тәкчесе Атлас Зартдинов аеруча зур игътибар бирә иде. Бүген дә күркәм традиция дәвам итә микән, бу турыда идарәнең яшь җитәкчесе Марсель Рамил улы Каюмовтан сорашырга булдык.

- Марсель Рамилевич, мәйданны әзерләүдә кай­­сы предприятие-оешма­лар эшчеләре катнаша?

- Аларның берсен дә аерып күрсәтәсе килми. Шәһәрдәге барлык оешма һәм предприятиеләр вәкилләре үзләренең эшче көчләрен бирделәр.

- Башка еллардан аермалы буларак, шәһәр халкы һәм кунаклар өчен сюр­призлар булырмы?

- Әлбәттә. Яңа ел сюр­­призсыз булмый. Күргәне­гез­­­­чә, быел төп акцентны ил­лю­минациягә бирергә булдык (бу эшне шәһәребезнең энергетика оешмалары эш­че­­­ләре башкара). Төрле төсләргә күмелгән кечкенә әкият шәһәрендә аллеялар буйлап һәркемгә ял итү, карап, хозурланып, ләззәт алып йөрү күңелле булырдыр. Шәһәрдәшләребез һәм кунаклар моңа лаеклы бәя бирерләр, аларга бу яңалык бик ошар диясе килә.

Инде хәбәр иткәнебезчә, быел биредәге биек боз та­­вы Бөгелмә сулыгына күче­релде. Шулай итеп, иҗат итү өчен мәйдан тагын да зурайды, димәк, композицияләр күп бу­лыр дип уйлыйбыз.

Шәһәр үзәге мәйданы кү­­­­мәк көч белән, матурлык­ка битараф булмаган, гү­зәллеккә омтылган затлар ярдәмендә Яңа ел бәй­­­рәменә әзерләнә. Ә ха­­­лык бу бүләкне ихлас кү­ңелдән, рәхмәт хисләре бе­лән кабул итеп алсын.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: