Бөгелмә авазы

Халык зарына битараф түгел

Атна башында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров капиталь ремонт бара торган объектларда чираттагы күчмә киңәшмә уздырды. Анда подрядчы оешма вәкилләре, идарәче компания, " Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчеләре катнашты. Иң беренче итеп, шәһәр җитәкчесе 4 нче номерлы балалар бакчасына килде. Биредә "Уңайлы мохит" программасы нигезендә, балалар бакчасына керү...

Атна башында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров капиталь ремонт бара торган объектларда чираттагы күчмә киңәшмә уздырды. Анда подрядчы оешма вәкилләре, идарәче компания, " Торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты" җитәкчеләре катнашты.

Иң беренче итеп, шәһәр җитәкчесе 4 нче номерлы балалар бакчасына килде. Биредә "Уңайлы мохит" программасы нигезендә, балалар бакчасына керү юлын яңарта башлаганнар. Инвалидлар өчен коляска белән менү урынын көйлиләр. Бүгенге көндә әлеге балалар бакчасына 250 бала йөри. Начар күрүче һәм ДЦП белән авыручы балалар алар. Бу объектны киләсе елга капиталь ремонт программасына кертәчәкләр.

--Балалар бакчасының эчке өлешендә дә ремонт бара, "Уңайлы мохит" программасы нигезендә, мөмкинлекләре чикле балалар өчен бәдрәфне уңайлаштыралар, ишекләрне алыштыралар. ДЦП белән авыручы балалар әлегә җәйге ялда, ә менә начар күрүчеләрне без башка группага күчереп тордык. Август аенда бар эшләр дә тәмамланыр дип көтәбез, -- ди 4 нче балалар бакчасының хуҗалык эшләре мөдире Татьяна Мальцева.

Шәһәр мэры халык зарына да битараф түгел. Ул күчмә киңәшмәләр уздырганда бөгелмәлеләр күтәргән проблема сорауларны да карап-барлап бара. Шул уңайдан Вахитов урамындагы 1нче номерлы йортка тукталыш ясады. Ике катлы йортның подвалына су тулган. Моны идарәче компания контроленә куйдылар. Ә менә Ярослав Гашек урамының 48 нче йортында яшәүчеләр йорт ишегалдында асфальт булмавыннан, балалар мәйданчыгының су астында калуыннан зарлана. Йорт 1964 елда төзелгән. Аның подвалында шулай ук су җыелып тора икән. Линар Закиров әлеге сорауларны ишетте һәм аларның кайберләренең озакламый чишеләсенә дә ышандырды. Мәсәлән, быел Ярослав Гашек урамының 48 нче йорты ишегалдына асфальт җәячәкләр.

Капиталь ремонт барган хәрби комиссариат бинасы да читтә калмады. Биредә түбәне алыштырганнар, бинаның фасадын яңартканнар. Тирә-як территориягә яңа асфальт җәяргә планлаштыралар.

"Юность" спорт комплексында шулай ук эш кайный. Бассейн инде төзелеп беткән, анда бинаның эчке ягын рәткә китерү эшләре бара. Малярлар стеналарны буяу, штукатурлау белән мәшгуль.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: