Бөгелмә авазы

Халык идарәсенә мисал

Атна ахырында Карабаш авыл җирлеге Советының 48 нче сессиясе үтте. Аның эшендә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов катнашты, вәкаләтле җыенны телевидение һәм газета журналистлары күзәтте.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.

Без Карабашка Каравыл тавы йөзенә көмеш булып кичке шәфәкъ яктысы төшкән мәлдә барып кердек. Суык көнгә карамый, халык мәдәният йортына атлый. Аның залны тутырып килүе үзе үк йорт белән күмәк идарә итәргә теләген аңлатты.
Төп докладка өстәп, тагын 7 чыгыш тыңланды. Муниципаль берәмлек башлыгы Марат Минхәйдәров һәм ветераннар советы рәисе, "Нефтьче" спорт комплексы директоры, җирле полиция башлыгы бистәдәге вәзгыятьне ачтылар: тереклекнең бер эзгә төшеп, яхшыра баруын күрдек. Хөрмәтле Илдус Касыймовның: "Авыллар үсеше өчен соңгы елларда бик күп көч куелды", - диюе белән килешми мөмкин түгел.
Чөнки бер ел эчендә бистәдә башкарылган эшнең кыйммәте элеккеге чама белән берничә елга торырлык: барлыгы 19 йорт салынган, 4 йортка капиталь ремонт башкарылган, быел тагын 5 йортны төзекләндерү каралган. 7 сугыш ветераны фатир тергезүгә, 5 авыл хезмәтчәне йорт салуга субсидия алган. 2 нче мәктәпнең түбәсе ябылган, яңа тәрәзәләр куелган. ("УРСЖ" җәмгыятенең сыйфатлы хезмәтен бәяләп, Карабаш халкы шул ук коллективны калдыруны үтенде). Карабаш амбулаториясендә җылылык торбалары алмаштырылган һәм яңа тәрәзәләр куелган. 57 бала туган, шуларның 7 проценты гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Өч кеше федераль бюджеттан яшь терлек һәм техника булдыру өчен 1 миллион ярым сумлык ташламалы кредит алган. 2014 елда Карабаш урам яктырткычларын алыштыру буенча федераль программага кертелгән, бу максатка казнадан 1 миллион 190 мең сум акча киләчәк.
Кичектермәс бурычлардан яңа микрорайоннарда суүткәргечләр сузу ихтыяҗы нигезләнде (моның өчен планда каралган еллык лимитны 3 - 4 миллион сумга җиткерергә кирәк). Тукай, Кубан, Комсомол, Киров, Космодемьянская урамнарында һәм Иркен авылында су торбаларын алыштыру гозере Бөгелмә су каналы идарәсенә юлланды (алар моннан 59 ел элек төзелгән). Камил Якубов урамында суүткәргеч агымдагы эш планына кертелде. Көнкүреш калдыкларын җыю һәм урамнарны кардан чистарту максатыннан, ике махсус машина сатып алу зарурияте әйтелде.
Халыктан килгән сорауларның күплеге күңелдә ихтирам уятты. Илебезнең төп канунына язылган тавыш хокукыннан файдаланып, мәктәпләр һәм спорт сарае каршында спорт мәйданнары булдыру, Я. Гашек урамына юл салу, "Каравыл тавы" табигать һәйкәлен саклау хакына нефтькә ияреп чыккан газны яндыруны туктату, Иркен авылына турыга юл салу тәкъдимнәре ясалды.
Фазыл Вәлиәхмәт (рәсемдә) агулы көнкүреш калдыкларын кабул итүне, Тау ягында елга аша салынган күпергә ике яклап тотка куюны, шулай ук мәктәп һәм мәчет яннарында машиналар тизлеген киметү чарасын күрүне үтенде.
Ут һәм су өчен түләүләргә кагылышлы иң күп сорау районның коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Татьяна Никулинага бирелде.
Халык белән эш оештыру үрнәген Пенсия фонды башлыгы Зоя Калин чыгышында күрдек. "Үз пенсиясе хакында соравы булган, яисә белешмә кирәксенгән һәр кеше 4-04-00 телефонына шылтыратып, бернинди чиратсыз белгечкә языла һәм билгеләнгән вакытта квалификацияле ярдәм ала", - диде ул.
Гомумән алганда, сессия һәркемдә иминлек һәм тәртип тойгысын калдырды.
Ике якның ихтирамлы мөнәсәбәтеннән эш барышында уңай чишелешләр табылыр дигән ышаныч туды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: