Бөгелмә авазы

Халык гозеренә колак салу

"Единая Россия" Бөтенроссия партиясенең җирле бүлеге секретаре, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы һәм Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Касыймов, Татар-стан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары белән берлектә, узган шимбә көнне партия җирле бүлегенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гозер һәм мөрәҗәгатьләр белән килгән гражданнарны кабул итте. Мондый акцияләр шәһәр проблемаларын ачыклауның һәм аны шәһәрдәш-ләр...

Марина КОЛЕСНИКОВА.
Руслан Йосыпов фотосы.
Муниципаль район башлыгына барлыгы 11 кеше, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына 6 кеше мөрәҗәгать итте.
Очрашуга килгән кешеләрнең күпчелеге йортлар ишегалларындагы юл өслекләренең начарлыгыннан зарланып дәгъва белдерделәр. Шулай ук идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы сораулар да шактый булып чыкты.
Әйтик, Роза Гатауллина 14 Шәһит урамындагы 29 нчы йортның түбәсеннән су үтүдән зарланды. Инде 5 ел шулай интегәләр икән. Квартирларда дымлы, юеш булу, күгәрекләр дә шуннан килә. Бу очракта идарәче компаниянең дә, ТКХ департаментының да эшлексезлеге таң калдыра. Проблеманы хәл итәргә алынучы юк. Әлеге сорауга җавап йөзеннән, район башлыгы май аенда Департамент белән берлектә әлеге йортны ныклап тикшерәчәкләрен һәм түбәне ремонтлау, бүлмәләрдәге күгәрекләрне бетерү мәсьәләсен хәл итәчәкләренә ышандырды.
Шәһәрдәшләрнең башка гозерләре дә аерым контрольгә алынды.
Шунысы игътибарга лаек, "Единая Россия" партиясе җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлеге гражданнарны кабул итүне ел әйләнәсенә алып бара. Биредә бөгелмәләр юристлардан һәм прокуратура хезмәткәрләреннән түләүсез юридик ярдәм алалар. Узган 2013 елда гына да бу бүлеккә 200дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 60 проценттан артыгы уңай хәл ителгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: