Бөгелмә авазы

Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның концертына билетлар тапшырылды

Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә (vk.com/id378693978) татар эстрадасының якты йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның концертына билетлар уйнаткан идек. Бәйгедә барлыгы 78 кеше катнашты. Әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә 54 нче сандагы укучыбыз җиңүче дип табылды. Бәхетле очрак елмайган җиңүчебез - Альберт Асылгәрәев булып чыкты. Ул үзе...

Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә (vk.com/id378693978) татар эстрадасының якты йолдызлары Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның концертына билетлар уйнаткан идек. Бәйгедә барлыгы 78 кеше катнашты. Әлеге конкурсыбызга йомгак ясадык. Очраклы саннар генераторы ярдәмендә 54 нче сандагы укучыбыз җиңүче дип табылды. Бәхетле очрак елмайган җиңүчебез - Альберт Асылгәрәев булып чыкты. Ул үзе бүгенге көндә Себер якларында эштә икән. Билетларны аның сеңлесе Айгөл Асылгәрәева килеп алды. "Бәйгедә үзем дә катнашкан идем. Шулкадәр кеше арасыннан билетларның нәкъ менә абыема чыгуына бик шатландык. Концертка әнием белән икәү барачакбыз", - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Айгөл.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: