Бөгелмә авазы

Гыйлем дәрәҗәсенә һәм сыйфатына бәя

Күптән түгел Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә мәгарифнең торышына бәя биреп, рейтингны билгеләгән иде. Быелгы нәтиҗәләр буенча Бөгелмә районы, Чаллы һәм Казанның Совет, Вахитов районнары мәктәпләре белән көндәшлек итеп, югары баскычны били.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Руслан Җәләев фотосы.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: "Рейтинг ул мәктәпкә һәм муниципалитетка хәзерге вакытта үз эшчәнлегендә нинди урын тотуы турында сөйли. Ул күрсәткечтән канәгать булмаганнарга камилләшү юлларын да күрсәтә", - ди.
Республика рейтингында беренче баскычны биләүче Бөгелмә муниципаль районы мәктәпләренең эчке мәйданда тоткан урыннары ничек икән? Мондый бәяләү үткәрүнең максаты - район мәктәпләрендә укучыларга бирелә торган белем дәрәҗәсен һәм сыйфатын комплекслы бәяләү. Рейтинг укытучылар өчен генә түгел, ә ата-аналар һәм киң җәмәгатьчелек өчен гыйлемгә өндәү навигаторы булып тора. Мәктәпләр эшенең нәтиҗәлелегенә бәя биргәндә, түбәндәгеләр исәпкә алынды: укучыларның белем сыйфаты; милли мәгариф; сәләтле балалар белән эшләү; тәрбия эше; куркынычсызлыкны һәм сәламәтлекне саклау юнәлешендәге эш; кадрлар үстерү сыйфаты. Барлык күрсәткечләрнең балларын кушкач һәм бер үк вакытта район мәктәпләренең үзенчәлекләрен дә исәпкә алгач, менә нинди нәтиҗә чыга.
Югары дәрәҗәдәге гомуми белем бирү мәктәпләре (лицей, гимназия, аерым фәннәр тирәнтен өйрәтелә торганнары) арасында: 6 нчы мәктәп (128 балл),
2 нче лицей (126), 3 нче мәктәп (124), 7 нче гимназия (122), Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат (120), Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе (118) (рәсемдә), 1 нче мәктәп (116), 5 нче мәктәп (114).
Урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында: Карабашның 2 нче урта мәктәбе (124), 16 нчы мәктәп (112), 4 нче урта мәктәп (109), 9 нчы урта мәктәп (94), кадет мәктәп-интернаты (82), Кече Бөгелмә урта мәктәбе (81), 11 нче урта мәктәп (75), 13 нче урта мәктәп (71).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: