Бөгелмә авазы

Беренче олау китте

Крымск шәһәрендә су басудан каза күргәннәргә бүген Бөгелмәдән, "Татнефть" компанияләре төркемнәренә кергән барлык предприятиеләр исеменнән, 1,5 миллион сумлык гуманитар ярдәм озатылды.

Һәркайсысы 18әр тонна торган биш фургон Нефтьчеләр урамы, 33 нче йорт адресында урнашкан "Татнефтеснаб" базасы яныннан нәкъ көн үзәгендә сәфәргә кузгалды. Дүрт машинада - 5әр литрлы савытларга (барлыгы 38 376 данә) тутырылган саф "Шифа" суы. Ә бишенчесендә - җаваплылыгы чикләнгән "Әлмәт РПП" Юго-восток" һәм "Азнакай киемнәре" җәмгыятьләре продукцияләре: одеял, мендәр, сөлгеләр, җәйге эш киемнәре, матраслар, трикотаж өс киемнәре, футболкалар.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: